news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы яшелчәләр һәм җимешләр тешләрне агарта?

Ананас, папайя, кишер һәм сельдерей чәйнәгез, дип киңәш итә табиб.

news_top
Кайсы яшелчәләр һәм җимешләр тешләрне агарта?
https://pixabay.com

Тешләрне пастадан тыш, кайбер яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ярдәмендә чистартып була. Бу турыда диетолог Анна Белоусова «Звезда» каналына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, авыз куышлыгындагы бактерияләр үлгәч, тешләр ачыграк төскә керә.

«Шул ук ананас, шул ук папайя чыннан да авыз куышлыгындагы бактерияләрне үтерә», — дигән ул.

Белоусова кишер һәм сельдерей кебек яшелчәләрне дә ашарга киңәш итә.

«Кишер чәйнәгәндә, беренчедән, тешләрдәге каплам механик юл белән чистара. Икенчедән, теш казналыгы ныгый. Казналыкны ныгыткач, без тешләргә кан килүне яхшыртабыз, авыз куышлыгының сәламәтлеген ныгытабыз», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар