Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы яшелчә иммунитетны ныгыту өчен иң яхшысы булып санала?

Ачы тормада В витамины төркеме һәм С витамины бар, бактерицид үзлеккә ия, салкын тиюне дәвалау өчен яхшы чара булып санала.

news_top_970_100
Кайсы яшелчә иммунитетны ныгыту өчен иң яхшысы булып санала?
pixabay.com/ru

Ачы торма иммунитетны ныгыту өчен кулланыла торган, әмма хаксызга онытылган яшелчә дип белдерде гомеопат, фитотерапевт Михаил Лущик. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Белгеч сүзләренчә, бу яшелчәдә күп күләмдә күкерт бар, ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген активлаштыра, шулай ук организмнан зарарлы матдәләрне, авыр металларны да чыгара.

Ачы тормада В витамины төркеме һәм С витамины бар, бактерицид үзлеккә ия, салкын тиюне дәвалау өчен яхшы чара булып санала.

«Борынгы заманнарда ук ачы торма белән бал көчле дәвалау чарасы буларак кулланылган. Элек авырган балаларга һәм олыларга ачы торма согы эчергәннәр дә мич башына, җылыга менгереп яткырганнар. Гадәттә, нинди генә катлаулы салкын тию булса да, иртәнгә алар савыгып бетә торган булган», — дип сөйләде табиб.

Ачы торма составында калий күп, ул бәвел кудыру үзлегенә ия һәм эчәклек эшчәнлеген тизләтә. Шулай ук кеше кара торма ашап аның артыннан күп итеп су эчеп куйса, вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр «алып килгән» токсиннар тир белән чыгып бетә, диде Лущик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100