news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы якларда табигый бәла-казадан үлү куркынычы күбрәк?

Катар, Мальта һәм Согуд Гарәбстаны иң куркынычсыз илләр исемлегенә кергән.

news_top
Кайсы якларда табигый бәла-казадан үлү куркынычы күбрәк?

Германия галимнәре табигый бәла-казалар кайсы илләрдә куркынычрак булуын анализлаган. Рейтингта иң алдынгы урыннарда Тын океандагы утрауларда урнашкан Вануату һәм Тонга булуы ачыкланган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Der Spiegel журналына сылтама белән хәбәр итте.

Бу утрауларда һәлак булу куркынычы җир тетрәү, цунами һәм ураганнар белән бәйле.

Шулай ук Филиппин утрауларында да үлү куркыныч зур. Биредә вулканнар һәм җир убылып шуып төшү очраклары күп.

Куркыныч илләр исемлегенә Үзәк Америка, Көнбатыш һәм Үзәк Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре керә.

Әлеге рейтингны төзүчеләр Россияне арттагырак урыннарга куйган. Биредә табигый бәла-казалар вакытында һәлак булуы куркынычы шактый түбән дәрәҗәдә дип билгеләнә.

Иң куркынычсыз, имин илләр исемлегенә Катар, Мальта һәм Согуд Гарәбстаны кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар