Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы витамин коронавирустан үлем куркынычын өч тапкыр киметә?

C витамины коронавирустан үлүчеләр санын 68 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

news_top_970_100
Кайсы витамин коронавирустан үлем куркынычын өч тапкыр киметә?
pixabay.com/ru

C витамины коронавирустан үлүчеләр санын 68 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Бу хакта, йөздән артык тикшеренүне анализлаган халыкара галимнәр төркеме Nutrients журналына сылтама белән, РИА Новости яза.

Тикшеренү барышында галимнәр С витамины Сovid-19 барышын җиңеләйтә дигән нәтиҗәгә килделәр. Аны куллану авыр очраклар санын һәм үлем очракларын киметергә мөмкинлек бирә. С витамины үлем санын 68 процентка киметә.

ИВЛ аппаратында уздырылган көннәрнең санын киметү өчен, ковид авыруын авыр кичерүче пациентларга көн саен алты граммнан 24 граммга кадәр C витамины бирергә кирәк, диелгән журналда.

Интенсив терапия палаталарындагы COVID-19 белән авыручы пациентларның күбесендә C витамины дефициты күзәтелә, диелгән хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100