news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы токымлы этләр иң куркынычлардан санала?

Кайсы токымлы этләр иң куркынычлардан санала?

news_top
Кайсы токымлы этләр иң куркынычлардан санала?

Россия Эчке эшләр министрлыгы кеше өчен куркыныч булган этләр исемлеген төзеде. Этләрнең бу токымнарын авызлык кидермичә урамда йөртергә ярамый. Бу турыда Норматив-хокукый актлар язылган федераль порталда белешмә чыкты.

Төрле хакимият органнары, Россия кинологлар федерациясе тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән исемлеккә җитмешләп токым исем язылган. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу этләрдә «агрессия һәм көч сыйфатлары генетик яктан билгеләнгән». Әлеге токымнарны «оскырту өчен файдаланалар».

Исемлектә Австралия кабансыман эте, айну, Америка бульдогы, питбультерьер, стаффордшир терьеры, Аргентина догы, бордос догы, булли кутта, бультерьер, бурбуль, волкособ, доберман, Кавказ овчаркасы, Карелия аю эте, Мәскәү сакчы эте, ротвейлер, Урта Азия овчаркасы һәм башкалар бар. Шулай ук эт  белән бүредән ясалган гибридлар да куркыныч исемлеккә кергән.

Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, потенциаль куркыныч булган этләрне авызлыксыз һәм бәйсез йөртү тыела. Куркыныч эт махсус койма артында гына авызлыксыз йөри ала. Бу очракта керү юлында кисәтү язмасы булырга тиеш.

Бордос догы

Бурбуль

Питбультерьер

Волкособ

Аргентина догы

Карелия аю эте

Урта Азия овчаркасы - Алабай

Доберман

Ротвейлер

Стаффордшир терьеры

Бультерьер

Мәскәү сакчы эте


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар