Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы телдә сүзләр күбрәк?

Иң күп сүз корея телендә — 1 100 373 сүз. Бу телдә 78 миллион кеше сөйләшә.

news_top_970_100
Кайсы телдә сүзләр күбрәк?
pixabay.com

Безнең планетадагы кешеләр төрле телләрдә һәм диалектларда сөйләшә. Кайсы телдә сүзләр иң күбе икән соң? Аерым кабиләнең сөйләмендәге сүзләрне санап буладыр, ә менә бер илдәге сүзләрне санау җиңел түгел. Дөньяның төрле телләрендәге сүзләр санын чагыштырган видео фактлар сайтында чыкты.

Сүз — ул хәрефләре кушылмасы. Бу — безнең өчен шулай. Тик башка халыкларда бу төрлечә. Мәсәлән, Гренландия телендә тулы бер җөмләне бер сүз итеп санарга була. Без ияләшкән кагыйдәләрнең күбесе башка илләрдә бөтенләй эшләмәскә мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге «не» кисәкчәсе Чехиядә фигыль белән бергә кушылып языла, рус телендә киресенчә. Төркиядә исә «не» кисәкчәсе урынына аффикслар кулланыла. 

Лингвистлар белешмәсе буенча, рус телендә 200 мең сүз бар. Монда терминнар, атамалар керми әле.

Инглизләр сүзлегендә ел саен бер мең сүзгә артып бара, диелә бу хәбәрдә.

Мәсәлән, испан телендә 93 мең сүз бар, 538 миллион кеше шушы телдә сөйләшә.

Төрек телендә 115 мең сүз бар, бу телдә 85 миллион кеше сөйләшә.

Гарәп телендә 120 мең сүз бар, бу телдә 420 миллион кеше сөйләшә.

Кытай телендә 378 мең сүз, 1 миллиард 300 миллион кеше шушы телдә сөйләшә.

Португалия телендә 818 мең сүз бар, 248 миллион кеше сөйләшә.

Иң күп сүз корея телендә — 1 100 373 сүз. Бу телдә 78 миллион кеше сөйләшә.

Филиппин телендә 18 мең генә сүз бар. Бу телдә 45 миллион кеше сөйләшә.

Дөньядагы башка телләр турында видеодан карап белә аласыз. Тик биредә татар теле бирелмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100