Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы тел алфавитында хәрефләр иң күбе, кайсында иң азы?

Дөньяда иң кыска алфавитта 12 хәреф, иң зур алфавитта 72 хәреф бар.

news_top_970_100
Кайсы тел алфавитында хәрефләр иң күбе, кайсында иң азы?
https://pixabay.com

Дөньядагы алфавитларның күпчелегендә 20-40 хәреф бар. Рус, украин, грузин алфавитында 33 хәреф, инглиз, француз, немец алфавитында 26 хәреф бар. Итальян, грек һәм яһүд алфавитларында — 21, 24 һәм 22 хәреф бар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Дөньяда иң кыска алфавит — роткас теле алфавиты, анда 12 хәреф бар. Бу телдә Тын океанда урнашкан Бугенвиль утравында сөйләшәләр. Ул Яңа Гвинея составына керә, анда 4 мең чамасы кеше яши.

Гавай алфавитында 13 хәреф бар. Гавай архипелагында яшәүче берничә дистә мең кеше шул телдә сөйләшә.

Дөньяда иң зур алфавит — кхемер теле алфавиты, анда 72 хәреф бар. Бу телдә Камбоджа кешеләре сөйләшә. Әлеге уникаль алфавит Гиннесның рекордлар китабында теркәлгән.

Убых диалекты рекордлы алфавит белән мактана алыр иде, тик бу телдә беркем сөйләшми инде. Анда 91 хәреф бар. Әлеге диалект Кавказда кулланылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100