Кайсы Татарстан фильмы Төркия кинофестивалендә җиңүче булды?
Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә билгеләп үтелде.
Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан режиссеры Нәсур Юрушбаевның “Нигез йорт” (“Отчий дом”) фильмы Төркиядә узган “Без бергә – 2018” халыкара фестивале җиңүчесе булды.
Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә җиңде. Кинолента 2017 елда фильмнар эшләүгә булган субсидия хисабына төшерелде.
Кинофестивальне Рус мәдәнияте ассоциациясе һәм Алания оешмасы һәм Lion Productions кинокомпаниясе оештырган.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.