Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта әниең үлгәнен суд аша дәлилләргә кирәк була?

Карт әби үлгәч, аны моргка алып барып ярдырмыйлар, туган авылына алып кайтып җирлиләр.

news_top_970_100
Кайсы очракта әниең үлгәнен суд аша дәлилләргә кирәк була?
Михаил Захаров

Чаллыда яшәүче хатын әнисенең үлеме фактын билгеләү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Аның 80 яшьтән олырак әнисе 2020 елның августында үз фатирында үлә. Карчыкның хроник авырулары шактый була. Әби үлгән вакытта аның янында туганнары да утыра.

112 хезмәтенә шалтыраткач, әбинең яше зур, хроник авырулары булу сәбәпле, медицина хезмәткәре белешмәсе һәм ярдыру таләп ителмәвен әйтәләр. Участок полиция хезмәткәрен генә чакырырга кушалар. Әнисе үлгән хатын шулай итә дә. Участковый килеп, тиешле документларны язып бирә дә, әбине туган авылына алып кайтып җирлиләр.

Шуннан соң кызы әнисенең үлеме турында белешмә сорап поликлиникага мөрәҗәгать итә, ләкин аңа документ бирмиләр. Әбинең үлемен табиб шәхсән үзе расламаганын әйтәләр. Белешмә булмагач, ЗАГС үлемне теркәүдән баш тарта.

Мәрхүмә әбинең кызы судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ул әбине моргка алып бармагач, медицина документы булмавын сөйли. Суд бөтен дәлилләрне тикшергәч, дәгъвачы шикаятен канәгатьләндерә, диелә «Челнинские известия» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100