Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта мәктәпләр онлайн укуга күчәчәк?

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова мәктәпләрне дистанцион режимга күчерү турында сорауга җавап бирде.

news_top_970_100
Кайсы очракта мәктәпләр онлайн укуга күчәчәк?
https://pixabay.com

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова мәктәпләрне онлайн укытуга күчерү өчен таләп ителә торган шартны әйтте. Коронавирус очрагында онлайн укуга күчү өчен чик грипп авыруы вакытындагыдан аерыла. Бу турыда ул «Российская газета» сайтына интервьюда сөйләде.

«COVID-19 вакытында сыйныфны дистанцион эшчәнлеккә күчерү өчен берничә укучы авырый башлау да җитә. Ләкин моның аркасында бөтен мәктәптә укыту процессы үзгәртелергә тиеш түгел. Һәр конкрет очракта карарны төбәктәге табиб-эпидемиологлар кабул итә», — диде Попова.

ОРВИ һәм грипп сезонында сыйныфта укучыларның биштән бере авырый башласа, аерым сыйныф, яки бөтен мәктәп онлайн укуга күчә. Бу карарны директор кабул итә.

Салкын тиеп авыру аркасында сыйныфларны тулысынча ябарга туры килгән 2016 ел белән чагыштырганда, хәзер «мәктәпләр укыту процессын туктамыйча, балалар өйдә торган килеш белем алуны оештырырга өйрәнде», ди Попова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100