Кайсы очракта компьютерны тиз генә интернеттан өзәргә кирәк?
Кайсы очракта компьютерны тиз генә интернеттан өзәргә кирәк?
Компьютер кисәк кенә эшләми башласа, «тормозить» итсә, аны шундук интернеттан өзәргә кирәк. «Челнинские известия» сайты шундый киңәш бирә.
Мондый очракта «Диспетчер задач» төймәсенә басып, процессорның ни эшләгәнен карарга кирәк. Әгәр эшчәнлек 100 процентка җитсә, ә бу вакытта компьютерда эшли торган программалар аз булса, компьютерга вирус йөкләнеп ятуы ихтимал. Шундый хәл сизеп алсагыз, тиз арада интернетны өзегез. Бу вакытта мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматны урлап ятуы бар, диелгән әлеге хәбәрдә.
Компьютерны кабат кабызыгыз һәм антивирусны эшләтеп җибәрегез. Күпчелек очракта зыян китерә торган программаны антивирус таба һәм үзе бетерә.
«Диспетчер задач» бите килеп чыксын өчен «Ctrl», «Shift», «Del» төймәләренә берьюлы басарга, яки «Пуск» аша кереп эзләп табарга кирәк.
«Диспетчер задач» ачылгач, компьютерда нинди программалар эшләгәнен күрерсез. Процессор ничә процентка эшләгәне дә шунда бар.