Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта кешегә коронавирус икенче тапкыр йогуы ихтимал?

COVID-19 белән авырып терелгән кешеләр барлык саклык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

news_top_970_100
Кайсы очракта кешегә коронавирус икенче тапкыр йогуы ихтимал?
Владимир Васильев

Галимнәр коронавирусны кабат йоктыру ихтималы булуы турында торган саен күбрәк белешмә туплый. Вирусолог, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты профессоры Анатолий Альтштейн коронавирус икенче тапкыр йогу ихтималы турында аңлатты. Бу турыда ул Sputnik радиосына интервьюда сөйләгән.

Табиб аңлатканча, кабат инфекция йоктыру ихтималын беренче тапкыр ковид белән авырган вакытта билгеләп була. Моның өчен иммунитетның беренче реакциясен тикшерәләр.

«Әгәр беренче тапкыр вирус йоктырганда иммунитет бик йомшак кына беленсә, авыру симптомсыз формада узса, кеше кабат ковид белән авырырга мөмкин», — дигән табиб.

Вирусолог сүзләренчә, коронавирустан төп саклау чарасы — кешенең табигый иммунитеты. Беренче тапкыр вирус йоктыргач, кеше организмы үзе белән COVID-19 арасындагы барьерны ныгыта, ләкин бу һәрчакта да шулай булмый.

«Коронавирусны кабат йоктыру ихтималы бар. Кабат йоккан очракта авыру катлаулы формада узарга мөмкин», — ди ул.

Әлеге мәсьәлә тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән әле. Шулай да Анатолий Альтштейн бер тапкыр ковид белән авырган кешеләргә барыбер сакланырга киңәш итә. Коронавирус белән авырып терелгән кешеләр дә башкалар белән беррәттән саклану кагыйдәләрен үтәргә тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100