Кайсы очракта каһвә баш мие эшчәнлегенә зыян китерә?
Йокы туймаганда күп итеп каһвә эчү зыян салырга мөмкин.
![Кайсы очракта каһвә баш мие эшчәнлегенә зыян китерә?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/2/24/dfe4b0bf25a6debd206ede01ae6b108dd8539d2897da9881095221ef9bae.jpg)
Баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеген «тизләтү» өчен каһвә куллану билгеле бер очракта тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин, дип кисәтте Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-диетолог Наталья Круглова. Бу хакта РИА Новости яза.
Кайбер кешеләр каһвәне нерв системасы эшен стимуллаштыра торган эчемлек буларак куллана. Аның составындагы кофеин кайбер вакытта нерв системасы эшчәнлеген тизләтергә түгел, ә киресенчә әкренәйтергә мөмкин. Бу бигрәк тә кеше тиешле күләмдә йокламаган очракта була.
Тәүлегенә 400 милиграмм кофеин кулланырга ярый. Бу — ике чынаяк каһвә һәм өч чынаяк чәй. Әгәр каһвә генә эчсәң, өч чынаяк ярый», — ди Круглова.