Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта ир кеше хатынының хезмәт хакының яртысына хокуклы була?

Ире белән яшәгән чакта хатынга эштән акчасын тиешенчә түләп бетермәгәннәр. Аннары ире белән аерылышкач, хатын түләнеп бетмәгән акчаны суд аша алган. Бу акча - уртак мал булып исәпләнә, диелә суд карарында.

news_top_970_100
Кайсы очракта ир кеше хатынының хезмәт хакының яртысына хокуклы була?
https://pixabay.com

Ир белән хатын аерылышкач күчерелгән булса да, хатынның бергә яшәгәндә алган хезмәт хакы ире белән уртак милеге булып исәпләнә, диелә Россия Югары судының гражданнар эшләре буенча суд коллегиясе билгеләмәсендә. РИА Новости агентлыгы шул хакта яза.

Мәскәүдә яшәүче ир-атның гаризасын суд тикшергән. Бу кешенең хатыны дүрт ел дәвамында медицина эшләнмәләре сата торган компаниядә кадрлар бүлегендә җитәкче булып эшли. Хатын үзенә хезмәт хакын тиешле күләмдә түләп бетермәгән булуларын ачыклый һәм судка мөрәҗәгать итә. Суд карары буенча бу хатынга 3 миллион сум чамасы түләнеп бетмәгән хезмәт хакын биргәннәр. Тоткарланган өчен 500 мең сум чамасы компенсация дә түләгәннәр. Бу вакытта ир белән хатын аерылышкан булган инде. Тик элеккеге ире бу хатынның акчасының яртысына дәгъва кыла һәм судка бирә.

«Дәгьвачы фикеренчә, ул алда әйтелгән акчаның яртысына хокуклы. Чөнки бу акча хатын белән рәсми никахта булган чакта эшләгән өчен хезмәт хакы була», диелә билгеләмәдә.

Ләкин суд ир-атка каршы килә, бәхәсле акча никах рәсми рәвештә өзелгәч алынган дип аңлата. Бу карарны апелляция һәм кассация инстанцияләре дә хуплый, шуннан соң дәгъва Россия Югары судына кадәр барып җитә.

«Рәсми никах вакытында ир белән хатын туплаган милек аларның уртак милеге булып санала. Никах вакытында тупланган милеккә (ир белән хатынның уртак мөлкәтенә) ир белән хатынның эшләп тапкан акчалары да керә.  Шулай да бөтен инстанция судлары шуны исәпкә алмаган: хезмәт эшчәнлеге никах вакытында булган, шул чакта табыш алынган. Эш бирүче оешма бу хатын никахта вакытта эшләгән хезмәт хакын никах өзелгәннән соң биргән. Тик бу ир белән хатынның уртак милеге режимын үзгәртми һәм дәгъвачыны бу акчаларны бүлүгә хокукыннан мәхрүм итми», — дип карар чыгара Югары суд. Шуннан соң алдан чыгарылган суд карарлары бетерелә һәм эшне кабат тикшерүгә кайтаралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100