Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта COVID-19 иярткән кеше бик тиз үлә?

Инфекционист Вознесенский сүзләренчә, кешенең үпкәләре бик каты зарарланса һәм ул дәваланмаса, бик тиз арада үлеп китүе ихтимал.

news_top_970_100
Кайсы очракта COVID-19 иярткән кеше бик тиз үлә?

Россия халыклары дуслыгы университеты (РУДН) инфекцияле авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский сүзләренчә, коронавирус иярткән кешенең үпкәләре бик катлаулы итеп зарарланса һәм аны дәваламасалар, кеше бик тиз арада үлергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Кеше авырый башласа, тиз арада аның үпкәләре бик каты зарланса, ул дәвалау алмаса, ул тиз арада үләргә дә мөмкин. Кеше хастаханәгә салынса, ИВЛ аппаратына тоташтырылса, үлем очраклары соңрак булырга мөмкин», — ди ул.

Вознесенский сүзләренчә, барысы да күп факторларга бәйле: авыру никадәр катлаулы уза, пациент ничек тиз госпитализацияләнгән, терапия никадәр дәрәҗәдә адекват, нинди хроник авырулары бар.

Табиб сүзләренчә, катлаулану да төрлечә була. Мәсәлән, кискен респиратор дистресс-синдром авыруның башлангыч этапларында ук килеп чыгарга мөмкин. Ул икенчел бактериаль инфекция белән бәйле, сепсис исә авыруның 10-14нче көнендә булуы ихтимал, ди ул.

  • Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, коронавирус инфекциясе белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин, дип «Татар-информ» язган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100