news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта COVID-19 белән авыручы балалар үлә?

Кызамык, бума ютәл кебек балалар авыруларын ковидтан соңгы чорда ияртү аеруча куркыныч.

news_top
Кайсы очракта COVID-19 белән авыручы балалар үлә?
https://pixabay.com

Балалар йогышлы авырулар белән авырган чакта COVID-19 авыруын да ияртсә, организмга җитди зыян килергә, бала үләргә дә мөмкин. Бу турыда табиб-педиатр, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев ura.ru сайтына сөйләгән.

«Әгәр организмда коронавирус башка төрле балалар инфекциясе белән очрашса һәм баланың шул авыруга каршы прививкасы булмаса, бу — фаталь очрак», — ди ул.

Токарев сүзләренчә, кызамык, бума ютәл кебек балалар авыруларын ковидтан соңгы чорда ияртү аеруча куркыныч. Бала бу чорда хәлсезләнгән булса, прививкасы булмаса, аның сәламәтләнү мөмкинлеге аз. Бу турыда РИА Новостихәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар