Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта арзанлы товар алу отышлы түгел?

Сәүдә челтәре бу товарларны җитештерүчедән зур партияләр белән ешрак ала яки арзанлы төргәк куллана.

news_top_970_100
Кайсы очракта арзанлы товар алу отышлы түгел?
https://pixabay.com

Кешеләр акчаны янга калдыру өчен, кайчакта сәүдә үзәкләре бренды белән эшләнгән товарларны ала. Ләкин бу һәрчакта да отышлы түгел. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетында сәүдә сәясәте кафедрасы профессоры Вячеслав Чеглов сөйләгән.

Сәүдә челтәре бренды куелган товарлар арзанрак торуы мөмкин, чөнки челтәр бу товарларны җитештерүчедән зур партияләр белән ала яки арзанлы төргәк куллана, ди белгеч.

Ләкин әлеге товарларның бәясе арзанлы һәм сыйфаты начаррак булган ингредиентлар куллану хисабына кими. Шуңа күрә составын һәм куллану срогын карарга онытмагыз, дип киңәш итә Чеглов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100