Кайсы илләргә сәяхәткә барганда прививка ясатырга кирәк?
Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.
- Африка илләренә прививкасыз барырга ярамый. Әлеге прививкалар исемлеге Роспотребнадзор сайтында бар. Европага чыкканда прививкалар кирәкми. Таиландка барганда тәкъдим ителгән прививкалар бар, әмма аларны ясату мәҗбүри түгел. Һиндстан шулай ук. Ә менә Африка илләренә прививкасыз чыгып китү - акылсызлык. ***Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.