news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы халыкта ирләр һәрвакытта да йөзен каплап йөрергә тиеш?

Бу кабиләдәге хатыннар исә йөзен беркайчан да капламый.

news_top
Кайсы халыкта ирләр һәрвакытта да йөзен каплап йөрергә тиеш?
https://pixabay.com

Африканың төньяк-көнбатышында яшәүче туарег кабиләсендә ир-атлар йөзен каплап йөрергә тиеш. Хатын-кызлар исә бу кагыйдәгә буйсынмый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

18 яше тулгач, туарег ир-атына «лисам» дип аталган яулык бирәләр. Аның озынлыгы 40 метрга җитәргә мөмкин. Егет бу яулыкны гомере буе үзе белән йөртергә тиеш. Ул яулыкны беркайчан да сала алмый. Бары тик ашаганда гына ияккә кадәр төшерергә рөхсәт ителә. Ул хәтта гаилә кешеләре янында да яулыгын салмый.

Хатыннарга исә бу кырыс кагыйдә кагылмый. Аларның барлык хокуклары да ирләр белән бер дәрәҗәдә, диелә хәбәрдә.

Volkswagen Touareg иномаркасына исемне дә шушы кабиләгә багышлап кушканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар