Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы ерткычлар планетадагы бер җәнлектән дә курыкмый?

Ак аю бер тонна, кикрикле крокодил ике тонна авырлыкта була.

news_top_970_100
Кайсы ерткычлар планетадагы бер җәнлектән дә курыкмый?
https://pixabay.com

Кеше өчен рептилияләр дә, аю да бик куркыныч. Хайваннар арасында үзенә күрә бер иерархия бар. Алар төркемнәргә бүленә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Комодо варанын дракон - аждаһа дип тә атыйлар. Ул Индонезиядә яши. Алар драконга охшаган һәм алар кебек зур. Варан табышын 300 метр ераклыктан күрә. Алар бик авыр һәм сәгатенә 20 километрга кадәр тизлектә йөгерә алалар. Варан үләксә белән туклана, ләкин тере буйволга да, кешегә дә һөҗүм итә ала. Аның тешендә агулы бизе дә бар.

Ак аю аюлар арасында иң агрессиивы. Аның янында гризли аюы бик ягымлы булып күренер. Ата ак аю 3 метрга кадәр зурлыкка, бер тоннага кадәр авырлыкта була. Шундый зур җәнлеккә каршы тору мөмкин түгел. Ул гаҗәеп көчле, очлы тешле һәм тырнаклы. Тырнаклары җиде сантиметрга җитә. 

Кикрикле крокодил - дөньяда иң зур крокодил. Ул җиде метрга кадәр озынлыкта, ике тоннага кадәр авырлыкта була. Сазлыкта, сазлыклы елгаларда яши. Дөньяда иң каты тешләүчеләр - кикрикле крокодиллар. Алар корбанын качып көтеп тора, аннары һөҗүм итә һәм урталай бүлеп тешли. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100