news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы чикләвек үлемгә китерергә мөмкин?

Кешью чикләвегендә урушиол дигән майлы токсин бар. Ул үлемгә китерергә мөмкин.

news_top
Кайсы чикләвек үлемгә китерергә мөмкин?
pixabay.com/ru

Кешью чикләвеген чи килеш ашау үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта Healthline порталына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Эшкәртелмәгән кешью чикләвегендә урушиол дигән майлы токсин бар. Әлеге агулы матдә аллергиягә китерергә мөмкин. Аллергия аркасында дерматит, кычытыну һәм таплар да барлыкка килә ала.

Әгәр кешедә урушиол токсинына аллергия булса, аның кечкенә генә дозасы да үлемгә китерергә мөмкин.

Шуңа да карамастан, эшкәртелгән чикләвек файдалы майларга, витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай. Аны яхшылап эшкәрткәннән соң бернинди куркыныч матдәләр калмый, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар