Кайрак булмаса, пычакны ничек кайрарга?
Өйдә пычак кайраганда, сак булыгыз, киселә күрмәгез!
Өйдә пычак кайрау өчен киңәш хуҗабикәләр сайтында чыкты.
Пычакны газетага ышкып үткенләп була. Типография буявындагы матдә пычакны кайрый. Моның өчен газетаны икегә бөкләп өстәлгә куярга һәм пычакны ышкырга кирәк. Кулланыр алдыннан юарга онытмагыз.
Пычакны фарфор тәлинкә кырыена ышкып кайрап була. Тәлинкәнең астын өскә каплап куегыз да, пычакны шуңа ышкыгыз.
Ике пычакны бер-берсенә ышкып та үткенләргә мөмкин. 15-20 тапкыр бер-берсенә ышкыгач, ике пычак та кайрала.
Пычакны наждаклы кәгазьгә ышкып та кайрап була.
Болай интегеп тормас өчен, махсус кайрагыч алып кую хәерле.