news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнатмалы рогаликлар

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кайнатмалы рогаликлар рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кайнатмалы рогаликлар

Камыр өчен: 400 г сөт яки кайнаган су, 30-40 г чүпрә, 2 йомырка, 12 г тоз, 50 г шикәр комы, 50 г май, чама белән он.<br>
 <br>
 Камырны татлы ашлар өчен изгәндә, чүпрәне җылымса суда яисә сөттә изәләр дә шикәр, май, тоз өстәп яхшылап болгаткач, бөтен онны салып басалар. Кабарганда камырны 2-3 тапкыр баскалап төшерәләр. Яңадан кабарып кире төшә башласа, камыр өлгергән була.

<br>Бәлешкә кебек камыр җәяргә, үсемлек мае белән майларга, шикәр комы сибәргә, пицца кебек кисәргә. Зур ягына ярты бал кашыгы куе кайнатма салырга, рулет кебек жыярга. Пешеп чыккач майларга, өстенә шикәр оны сибәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар