news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнатмалы пирог

"Татар ашлары" социаль челтәрдәге төркемнән "Кайнатмалы пирог" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кайнатмалы пирог
Камыр өчен: 2 йомырка, 3 стакан он, 200 г маргарин яки атланмай, 1 стакан шикәр комы, пычак очында ванилин,1 бал калагы көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен 200 г җиләк кайнатмасы кирәк булачак.

Майны җебетәбез һәм шуңа шикәр, ванилин, йомырка салабыз һәм болгатабыз.

Он белән көпшәкләндергечне кушабыз һәм аз-азлап камырга салабыз.

Бик каты булмаган камыр ясыйбыз, ике өлешкә бүләбез һәм кечерәген 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Икенче өлешен майлы табага салабыз һәм тигезләп җәябез, өстенә кайнатма агызабыз.

Суыткычтагы камырны алып кайнатма өстенә угычтан уабыз.

Әлеге пирогны 20 минут газ мичендә пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар