news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнатмалы бөдрә пирог

Җырчы Айгөл Бариевадан кайнатмалы татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Кайнатмалы бөдрә пирог
Камыр өчен: 200 г йомшарган атланмай, 2 йомырка, 250 г шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, 500 г он, 1 бал калагы сода.

Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камырны 15-20 минутка туңдыргычка куярга. Камырның яртысыннан күбесен угычтан уарга, майланган табага җәяргә, өстенә яраткан кайнатмагызны салырга һәм калган камырны өстенә уып бетерергә.

200 градуска кадәр кызган мичкә 20-25 минутка куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар