Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнар су торбасы шартлап, кафеда туган көн бәйрәм иткән ике яшь егет һәлак

Яшьләр кафега кереп барганда, торба шартлап, кайнар су фонтаны сиптергән.

news_top_970_100
Кайнар су торбасы шартлап, кафеда туган көн бәйрәм иткән ике яшь егет һәлак

28 сентябрьгә каршы төндә Петербургтагы «Типичный Питер» антикафесы янында кайнар су торбасы шартлаган. 20 яшьлек ике егет кайнар суга пешеп, һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Адмиралтейский районында булган фаҗигадә егетләр өстенә кайнар су сиптергән. Алар бик нык пешкән. Ике егет тә үлгән.

Телеканал хәбәр иткәнчә, төн уртасында егетләр кызлары белән кафега килгән. Алар берсенең туган көнен бәйрәм иткән. Төнге өч тирәсендә яшьләр урамга чыккан. Урамда басып торып, туңгач, курткаларын алырга дип кире кафега керергә уйлаганнар. Кафега эчке ишегалды буйлап кына керә башлаганнар. Шул вакытта торба шартлаган. Яшьләр өстенә кайнар су фонтаны ыргылган.


Урында тикшерүчеләр эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100