Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайнанам бала табарга рөхсәт итмәде»

Мин һәрвакыт үземне идеаль хатын булырмын дип уйлый идем: бик нык кияүгә чыгасым килгәннән түгел, ә бала табып тәрбиялисе килгәнгә үз насыйбымны очратуны көттем.

news_top_970_100

Язмыш мине шундый кеше белән очраштыргач, ниһаять, хыялларым чынга ашар дип куандым. Әмма булачак иремнең артында бик елгыр кайнана да бар иде шул. Ул безнең балабыз булмасын өчен барын да эшләде.

Мин Айвазны чираттагы егетем белән аерылышкач очраттым. Дөресен генә әйткәндә, гел уңышсыз тәмамланып килгән мәхәббәт романнарыннан соң мин инде үз тиңемне очратудан өмет тә өзгән идем. Күрәсең, язмыш мине кызганган һәм бер кичтә бик ыспай гына бер ир-ат белән очраштым. Ул да җитди ниятләре булган ялгыз ир икән. Миңа - 22 яшьлек кызга яхшы ир, балаларыма идеаль әти булыр кебек тоелды ул.

Мөнәсәбәтләребез бик тиз җайланып китте һәм миңа аның туганнары белән танышырга кирәк иде. Ләкин мин әллә ни борчылмадым, әгәр егетем мине ярата икән, аларның ни уйлавы, нинди булуы бик мөһим булып тоелмады. Ул әнисе мине ничек кабул итәр дип борчылган булган, бу хакта миңа соңрак әйтте. Чөнки ул вакытта мин бернинди тәҗрибәсез япь-яшь кыз бала. Ә улын аягында нык басып торган, ни теләгәнен тәгаен белгән хатын-кызга өйләндерергә теләгән әни кешегә бу минус һәм өйдә кем хуҗа булуын күрсәтергә тагын бер сәбәп булгандыр. Тик ул вакытта мин бу турыда белми идем һәм бары тик мөнәсәбәтләребезне законлаштыру турында гына хыялландым.

«Син әниемә ошаячаксың»

Егетем мине үзләренең фатирына алып килгәч, мин барысы да яхшы узачагына һәм зур гаилә турында хыялларымның тиздән чынга ашачагына бер мизгелгә дә шикләнмәдем. Кызганыч, минем әти белән әни аерылышты, әти чит илгә эшләргә китте. Ул элемтәгә сирәк чыкты, ә әни тиз генә үзенә яңа ир тапты һәм мине өйдән куып диярлек чыгарды, фатиры булган егет эзләргә киңәш итте, юкса урамда калачагым турында да төрттереп куйды. Минем өчен ир-атның матди хәле әллә ни мөһим түгел. Аның туганнары белән дуслашырбыз һәм әти-әнисе белән бергә яшәрбез дип өметләндем. Әмма бу хәлләрнең ахыры ничек бетәсен белгән булсам, мин Айвазның әнисе белән очрашмас өчен мең дә бер сәбәп тапкан булыр идем.

Айвазның әнисе Рәхилә апа мине төксе генә каршы алды. Юк, ул шундук миңа сугыш ачмады, әмма күз карашы белән генә булса да монда миңа артык шат булмауларын «аңлатты». Өстәвенә, ни генә сораса да, улы аның бөтен теләген үтәвен сүз саен искә төшереп торды. Мин әле ул вакытта бу кинаяне аңламадым һәм булачак иремне әнисен кайгыртып торуы өчен мактадым. Әгәр әнисен шулкадәр ярата икән, ул бит хатынына, балаларына да шундый ук җылы мөнәсәбәттә булачак. Ни кызганыч, бу минем матур тормыш турында хыялларым гына булган икән. Ә кайнанамның бөтенләй башка планнары булган. Хәер, шуны да әйтим әле, ул үзенең чын хисләрен бик оста яшерә белде. Әгәр аны шәхсән белмәсәм, гомумән, олы яшьтәге хатын-кызның мондый адымга сәләтле булуына мәңге ышанмас идем.

«Үскәнем, монда мин баш, мин хуҗа!»

Рәхилә апа ирен үз кубызына биетеп тота, хәер, улының да артык көен көйләп тормый. Ул аның белән ягымлы гына сөйләшә, әмма үзенә берсүзсез буйсынуны һәм аның теләкләрен шундук үтәүне таләп итә иде. Әмма ул үзенең гозерләрен беркайчан да маңгайга бәреп әйтми, ә ире белән улы ничектер үзләре аңлап, шундук бу теләкне үтәрлек итә иде.

Ә минем әни инде ныклап үз тормышын корырга уйлады, шуңа күрә бервакыт подъездда әйберләремне һәм язу таптым, янәсе, мин инде зур кыз һәм үз гаиләмне корырга кирәк… Булачак ирем озак уйлап тормады, чемоданнарымны алды да мине шундук ЗАГСка алып китте. ЗАГСта эшләүче апа безне бик тиз теркәде. Бу 10 минут эчендә эшләнде һәм менә без — бәхетле ир белән хатын зур чемоданнар сөйрәп аның өенә йөгерәбез!

Кайнанам өйләнешүебезгә һәм аның борын төбендә үз гаиләбезне, тормышыбызны коруга бер дә шат булмады, шундук йөрәгенә ябышты, улы үзен сатты дип елады. Айваз үз гаебен юар өчен барын да эшләргә вәгъдә итте. Ә мин ни өчен ике олы кеше үз теләге буенча гаилә кора алмый икән дип читтә аптырап тордым. Ахырда кайнанам үзенең инде олы булуын сәбәп итеп, өйдәге бөтен эшне миңа өеп куйды, ә инде аның фатирында яшәгән вакытта безгә бала табу турында уйларга да ярамый иде. Дөрес, мин бу хакта соңрак кына белдем, җитмәсә, ирем дә шуның белән килешкән бит. Ә мин юләр, ни өчен бу мөһим мәсьәләне гел кичектереп киләбез соң дип аптырап йөрдем. Айваз башта әнисенең авырып торуын, аннан эштән бик арып-талчыгып кайтуын сылтау итте. Әлегә үз фатирыбыз булмагач, безгә бала нәрсәгә кирәк, диде.

Башта бәхәсләшмәдем. Ирем өйдән чыгып китүгә үк кайнанамның очынып йөри башлавы, минем бөтен эшкә тыкшынуы, дусларын чакыруы һәм мин эшче көч итеп куллануы белән баштарак килештем дә хәтта. Мин җыештырырга, ашарга әзерләргә һәм кунакларга уңайлы шартлар тудырырга тиеш идем. Ул әле улын да мин эшкә чыкмаска тиеш дип күндерде. Имеш, мин эшкә чыксам, аларга ярдәм итәр кеше калмый, имеш, бөтенләй көчле калмаган аның. Ирем ышанды, ә мин эчтән генә көлеп тордым. Алармы инде көчсез, ярдәмсез?

Айваз күрсә икән аларның үзе булмаганда ничек очып, чабып йөргәннәрен. Әмма мин үз тәртипләремне урнаштырырга кем инде бу өйдә? Берсендә тавыш чыгармакчы идем, Айваз әнисен яклады, аның ягына авышты, мине рәхмәтсез дип гаепләде һәм тәртибемне үзгәртергә кушты, юкса безнең гаилә бәхете барып чыкмаячак икән. Миңа нәрсә эшләргә кала соң? Бу кешене ярата идем, шуңа күрә бөтен үпкә-зарымны эчкә йоттым һәм хыялымны чынга ашырыр, әни булыр өчен үз алымнарымны кулланырга тырыштым.

Бәхетемне урлаган еллар

Тора-бара кайнанам безнең гаиләгә мөнәсәбәтен үзгәртер һәм өебездә татулык-дуслык хөкем сөрер дип көттем. Әмма бер булмаса булмый инде ул. Кайнанам минем Айвазга тиң булмавымны җае чыккан саен әйтеп торды һәм ниндидер могҗиза белән алар йортына килеп эләккәнмен икән инде, мин аның бөтен сүзен тыңларга, аның кубызына биергә тиеш булып чыгам. Барыр җирем юк, дөресрәге, яхшы эшсез, ирсез һәм балаларсыз калудан курка идем.

Бер фатирны бүлешеп яшәү җиңел булмады — кайнанам кухняда кайнашканда анда чыгып та йөрисе килми, ирем белән ялгыз гына калу җае да бик тәтемәде. Ирем белән икәү генә калганда кайнанам бүлмәбезгә килеп керергә гадәтләнде. Әле кинәт кенә хәле начарланып китә һәм аны хастаханәгә алып барырга кирәк, янәсе, ашыгыч ярдәмне көтеп җиткерә алмаячак, шуңа күрә улының ярдәме кирәк, ә иренең бу эшләргә башы җитеп бетми… Ни генә уйлап чыгармый иде. Әле Айваз ипләп кенә баш тартырга тырышканда, шундук йөрәгенә ябыша иде дә, «Минем тизрәк үлүемне телисез инде», - дип елый иде. Әлбәттә, бу спектакльдән соң кайнатам да, ирем дә аңа ярдәмгә ташлана.

Бу гаиләдән кача ала идемме соң мин? Әлбәттә! Әмма миңа узган вакыт кызганыч иде. 35 яшемдә кемгә кирәгем була инде минем? Ни эшем, ни һөнәрем юк, барысын да яңа баштан башлар өчен дә мөмкинлек һәм вакыт юк. Гомер буе кайнанам кубызына биеп яшәрмен кебек тоела, ә оныкларга карата ул мөнәсәбәтен барыбер үзгәртмәде.

Кайнанамның җиңүе, минем җиңелү

Кызганыч, табиблар миңа бу яшемдә балага узуны катгый тыйды, сәламәтлегем аркасында баланы ахырга кадәр күтәрә алмаячакмын, әле өстәвенә үземә тагын да начаррак булачак, диделәр. Шулай итеп, әни буласы килү хыялым чәлпәрәмә килде. Әлбәттә, приюттан да бала алырга була иде, тик ирем бу хакта ишетергә дә теләми. Ул һаман да әнисе сүзеннән чыкмый, аның сүзләрен үк кабатлап сөйләшә.

Шушы еллар дәвамында бала алып кайта алмаганбыз икән, хәзер тырышып та торасы түгел инде, ди. Миңа 35 яшь, балаларым юк, никахым да уңышлы булмады, гомумән тормышымны үзем теләгәнчә кора алмадым. Дус кызларым миңа аерылып кире әнием янына кайтырга киңәш иткәннәр иде, әмма әнинең инде күптән яңа тормышы бар. Ул яңадан кияүгә чыкты, яңа иреннән игезәк балалары туды һәм ул хәзер башы-аягы белән аларны тәрбияләүгә чумган, анда минем кайгы юк.

Юк, мин һич тә аны гаепләмим, әмма теге вакытта әйберләремне подъездга ук чыгарып атмаган булса, мин бәлки болай бик иртә кияүгә дә чыкмаган булыр идем һәм бәлки барысы да башкача булыр иде. Яки ирем кыюлыгын җыеп, үз сүзендә нык торып әти-әнисе яныннан күченеп киткән булса, бала да алып кайткан булыр идек. Ләкин шушы еллар эчендә ул әнисенә каршы әйтергә курыкты, аңа кыенлык китерергә теләмәде. Нәтиҗәдә, ул миңа да әллә никадәр авырлык тудырды. Әни булу, бала үстерү, чын гаилә бәхете турындагы хыялларымны җимерде ул...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100