Кайнанага түзәсе калган икән…
Беренче гаиләне җимергәнче үк түзәсе калган икән. Бәлки, кайнана белән дуслашып, җайлашып киткән булыр идек. Ә, бәлки, юк…» — дип уйланып куя Лилиана.
Лилиана белән Руслан өч ел очрашып йөрделәр. Лилиана аны армиядән көтеп алды. Яшьләр гөрләтеп туй үткәрде. Тик гаилә корганчы яшьләр кайда яшәү мәсьәләсен хәл итмәгән иде.
Туйдан соң килен ире гаиләсенә кайтты. Иртәнге чәй артында кайнана сүз башлады. Менә шушы өч бүлмәле фатирда бергә яшәргә һәм туй акчасына ремонт ясарга тәкъдим итте.
Яшьләр кайда яшәү турында сөйләшмәсәләр дә, килен социаль ипотекага басарбыз, беренче вакытта фатир яллап торырбыз дип үзенчә уйлады, әмма бу хакта Русланга гына әйтергә өлгермәгән иде. Кайнанага җавап бирүче булмады, яшьләр фатирда яшәүләрен дәвам итте.
Руслан армиядән соң эшкә урнашты гына, аңа эше буенча командировкаларга еш йөрергә туры килде. Әнисе бу эштән чыгарга тәкъдим итте. Бердәнбер малаена бу эш авыр дип санады ана кеше. Килен социаль ипотекага басу турында сүз кузгатты. Әмма кайнана кырт кисте.
«Минем улымның яшәргә фатиры бар, гомер буе ипотека түләп чиләнүен телисеңмени?» — диде ул киленгә.
Кайнана улының икенче эш урынын да ошатмады, өченчесен дә… Фатир яллап яшәү турында ишетәсе дә килмәде аның… Гаиләдә киеренкелек башланды. Лилиана иренә эшне булса да үзенә хәл итәргә кирәклеген, эштән эшкә күчеп тормыш бармавын аңлатырга тырышып карады. Өч ел очрашып та Русланның «әни малае» булуын сизенмәвенә үз-үзенә аптырады ул.
Руслан белән Лилиана бер-берсен бөтенләй аңламады. Русланга әзер йортта, әти-әнисе янында яшәве тыныч, мәшәкатьсез кебек тоела иде. Ә Лилиананың үз куышларын булдырасы килү теләге зур иде. Әмма аны ишетүче табылмады, эштән соң бу йортка аяклары атламады.
Бер кичне Лилиана сүз башлады. «Безне аерым гаилә итеп яшәтәсегез килми. Руслан бу хакта сүз кузгатырга да курка бугай, чөнки сез нәрсә әйтсәк тә кырт кисәсез. Минем бу йортта яшисем килми. Миңа туй акчасының яртысын бирегез, мин китәм», — диде Лилиана, бернинди хиссез кайнанасына мөрәҗәгать итеп.
Кайната белән аның яраткан ире бер сүз дәшмәде. Кайнана пыр тузынды, киленен «рәхмәтсез, рәхәтенә чыдый алмаган хатын», дип атады.
Лилианага бу карарны кабул итү бик авыр булды. Өч ел очрашып йөреп, өч ай бергә яшәделәр. Ялгызы ике бала үстергән әнисе тырышып туй үткәрде, ә ул аның өметләрен акламады, туганнарының теләкләрен «таптады», ә иң авыры - Русланнан терәк юк иде. Әмма Лилиана 6 яшьтән әтисез үскән кыз, ул үз көнен үзе күрергә иртә өйрәнде. Аңа яңа гаиләгә кереп, ниндидер кысаларда яшәве бик авыр булды.
…Әмма 1 атнадан Руслан аны эшеннән каршы алды. Алар янә егет белән кыз кебек очрашып йөри башладылар. Бу — киләчәге булмаган мәхәббәт иде. Лилиана янә фатир яллап яшик дип сүз башлады. Әмма Руслан әнисенә каршы бара алмаячагын әйтте. Лилиана бу очрашуларны дәвам итүдән мәгънә булмавын, кайнана-кайната фатирына кире кайта алмаячагын әйтте. Озак та үтмәде, ул Русланның аерылышуга гариза биргәнен белде. Лилианага бу хәбәрне ишетү авыр булды. Бу эшне ул эшләргә тиеш иде, алардан чыгып киткәч тә ул барып гариза бирергә тиеш иде бит… Бу кайнанасының эше, ул Русланны бу адымга этәргән иде…
…Гомер китабының бу өлеше шуның белән тәмам. Лилиана эшкә чумды, җитәкчелек аны күреп алды һәм җаваплы вазифага билгеләде. Ул кайтарып алган туй акчасына өстәп машина алды һәм әнисе белән бергә яшәвен дәвам итте. Яшь, чибәр Лилианага сүз катучылар күп булды, әмма ул сайланды. Сайлап алынган көмеше янә Руслан исемле булды. Янә ак күлмәк киеп, туйлап кияүгә чыкты да куйды. Бу вакытта инде Лилиананың әнисе күп еллар очрашып йөргән иренең фатирына күченде һәм яшь парга үзенең фатирын тапшырды.
Яшьләр шул фатирда яши башладылар, бәбиләр дә көттермәде. Лилиана белән Русланның бер-бер артлы улы һәм кызы туды. Матур гына яшәп ятканда, кияү әбисенең фатирында яшәргә теләмәвен һәм моңа кадәр дә теләп яшәмәве турында сүз кузгатты. Гаиләдә тавыш чыкты, бу Руслан да әнисе янына кайтып китте. Аның әнисе белән әбисе шәһәр янындагы бистәдә өч бүлмәле фатирда яши иде. Руслан нык үпкәләпме, әллә хатынын куркытырга теләпме, ике атна шалтыратмады да, килмәде дә, балаларның да хәлен белмәде.
Лилиананың да ачуы чыкты, ул тотты да ике баласына һәм үзенә алиментка бирде. Беренче хезмәт хакын алгач, Руслан шалтыратып, алименттан баш тартуын сорады. Лилиана үзенекендә каты торды.
«Мин икебезнең балаларны үстерәм, эшкә чыга алмыйм, нинди акчага яшик?» — диде дә телефонын куйды. Руслан ике ай өч кешегә алимент түләгәннән соң, ирекле егет була алмаячагын аңлады бугай. Ул гаиләсен үз фатирына, әнисе янына яшәргә алып китте.
Лилиана балалар хакына килешергә мәҗбүр булды. Хәзер дә кайнанасы белән бергә яшиләр, ире белән шәһәргә барып эшли, балаларны бакчадан аласы бар дип ашыгып кайтырга кирәкми, кайнана ала, карап тора. Лилиана бер кайнана белән генә түгел, ә ике кайнана (кайнаның әнисе дә алар белән яши) белән яшәүгә яраклашты бугай инде. Туеп, алҗып киткәндә, ике баласын алып, ялларда әнисе янында торып кайта...
«Беренче кайнанага да ияләшергә кирәк булгандыр. Барыбер бергә яшәргә насыйп булды. Беренче гаиләне җимергәнче үк түзәсе калган икән. Бәлки, дуслашып, җайлашып киткән булыр идек. Ә, бәлки, юк…» — дип уйланып куя Лилиана.