Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгы-хәсрәт килгәндә нинди дога укырга?

Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.

news_top_970_100
Кайгы-хәсрәт килгәндә нинди дога укырга?
Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намазда беренче рәкәгатьтә "Инширах" сүрәсен, икенче рәкәгатьтә "Гаср" яки "Кәүсәр "сүрәсен укырга тиеш.
 
Намаздан соң укый белгән кадәр "Инширах" сүрәсен, Коръәни Кәримнән дога аятьләрен укырга кирәк. Монда "Әәмәнәр-расүүлү"нең укылуы да хәерле. Болар укылганнан соң:
 
رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي . وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي . وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي
 
. يَفْقَهُوا قَوْلِي . رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ .
 
"Раббиш-рахлии садерии. Вә йәссир лии әмрии. Вәхлүл гукъдәтәм мин лисәәнии. Йәфкаһүү каулии. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр" аятьләре мөмкин кадәр кабатлап укылыр. Кайгы-хәсрәттән котылу өчен күңелдән теләгән дога кабат кылыныр.
 
"Инширах" һәм "Гаср" сүрәләре:
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ . وَوَضَعْنَا عَنْكَ
 
وِزْرَكَ . الَّذِي أَنْقَضَ ظَهْرَكَ . وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ . فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا
 
. إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . فَإِذَا فَرَغْتَ فَانْصَبْ . وَإِلَى رَبِّكَ فَارْغَبْ.
 
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм нәшрах ләкә садеракь, вә вәдагънәә гаңкә визракь. Әлләзии әңкада заһракь. Вә рафәгънәә ләкә зикракь. Фә иннә мәгаль-гусри йүсраа. Иннә мәгаль-гусри йүсраа. Фә изәә фәрагътә фәңсабе. Вә иләә раббикә фәргабе".
 
(Без синең күкрәгеңне (кальбеңне) ачмадыкмы? Билеңне бөккән авырлыкның йөген тартып алмадык-мы? Синең шаныңны һәм даныңны күтәрмәдекме? Һичшиксез, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Әйе, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Эшләрең бетүгә тагын кабат эшлә. Бары тик Раббыңа юнәл).
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَالْعَصْرِ . إِنَّ الْإِنْسَانَ لَفِي خُسْرٍ.
 
إِلَّا الَّذِينَ ءَامَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَتَوَاصَوْا بِالْحَقِّ وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ.
 
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабер".
 
(Гасыр белән ант итәмен ки, инсан чыннан да зарар эчендәдер, зыян күрүчедер. Моннан бары тик иман китереп, тәкъва булган кешеләр генә, иман китереп яхшы эшләр эшләгәннәр генә, бер-берләренә хакыйкатьне һәм сабырлыкны васыять иткәннәр генә котылыр (иминдер)).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100