Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кайда керсәм дә, кире борып чыгаралар иде". Җырчы Илшат Вәлиевнең Казанны яулау тарихы

Татар сәхнәсендәге иң затлы һәм моңлы җырчыларның берсе Илшат Вәлиев инстаграмында Казанны яулау турында хәтирәләрен яңарта. Илшат шул кадәрле тәмле итеп, камил татар телендә яза ки, хәтта инстадуслары аны китап язарга өнди башлады. Илшатның язмаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Кайда керсәм дә, кире борып чыгаралар иде". Җырчы Илшат Вәлиевнең Казанны яулау тарихы
"1999 елда Казанга килгәч, күңелем бик боеккан иде, чөнки аның кыяфәте минем яшь күңел белән хыялланган Казан образыннан нык кына аерылып тора иде. Тар һәм соры урамнар, иске җимерелеп барган йортлар, пычрак тукталышлар, шалтырап йөри торган трамвайлар һәм урам киселеше саен бөкеләр. Өстәвенә шәһәрдә бер танышым да юк. Ул вакытта кесә телефоннары да чыкмаган чак әле. 

Ничек монда яшәргә? Кайда кем белән аралашырга? Ничек эш табып, ашарлык булса да акча эшләргә? Бу гади тормышчан сораулардан күңел гел сыкрый иде. Мин училище тәмамлап киткән Уфа шәһәре күпкә матуррак һәм ямьлерәк яшел шәһәр кебек иде ул вакытта.

Тик без Башкотостан татарлары артка тайпыла торганнардан түгел, әлбәттә, ничек тә җайлашырга кирәген аңлап, алга атларга тырыштым.

Берәр җиргә эшкә урнашасы иде дигән уй күңелдән гел китми иде... Тик бу эш ничек булса да җыр белән бәйле булса иде бит әле.... Укырга барышлый да, тулай торакка кайтышлый да урам буйлап җәяү барам.

Баганаларга, тукталышларга, диварларга ябыштырылган игъланннарны укыйм... тик бер кайда да җырчы кирәкми... Грузчик, электрик, разнорабочий һәм башкалар гына кирәк.

Авылда туып үскәч, бер нинди авыр эштән дә курыкмадык әлбәттә, тик шулай да яратып укыган китаплардагы - "Башын эшләткән башы белән эшләр, башын эшләтмәгән кулы белән эшләр" дигән сүз һәм сәхнә яулау максатым һаман җыр белән бәйле эш табу турында хыялландыра иде.

Көннәрнең берсендә башыма бик шәп уй килде... Казан шундый зур шәһәр ...монда эшкуарлар да, минем кебек студентлар да, чит ил кешеләре дә, гади эшчәннәр дә, черегән байлар да бик күп.

Кичләрен хәллерәкләре рестораннарга барып ял итә, ә рестораннарда төрле музыкантлар, җырчылар чыгыш ясыйдыр... Менә бит кайда җырлый башларга була... әлбәттә, киләчәктә мин филармония, опера театрлары кебек зур сәхнәләрдә җырлармын, тик әлегә, башлап китәр өчен, беренче акча эшләр өчен менә дигән эш бит бу дигән уй күңелдә өмет чаткысы кабызды.

Казанда булган барлык рестораннарны йөреп чыгарга булдым... Тик анда да бик ансат кына эш табуы икеле булып чыкты... Кайда керсәм дә, кире борып чыгаралар иде... Шулай да бик үҗәтлелек белән йөри торгач, Казанның Шмидт урамында урнашкан, бугенге көнгә хәтле матур гына эшләп килгән Булгар-Мета рестораны да минем юлыма очрады.

Администраторлары бераз кырыс каршы алса да, бу минем беренче кереп эш сорашкан урыным түгел иде... кирәкле кешесен сорашкач ул вакытта монда Арт-директор вазифасын үтәүче Эдуарт Утюгановның телефон номерын бирделәр.

Шул ук көнне урамдагы автомат телефоннан бу кешегә шылтыраттым һәм "Киләсе атнага сишәмбе көнне килерсең, тыңлап карарга кирәк", - дигән җавап алдым. 

Ул вакытта минем ничек шатланганымны үзем генә беләм. Ниһаять, мин җырлап акча эшләячәкмен... аз булса булсын, тик үземнеке... бу беренче адымнар иде... дәвамы тагын да кызыграк, - дип язган Илшат Вәлиев.

Ул үз тарихын инстаграмда дәвам итәргә вәгъдә бирә. Аның аккаунтын күзәтеп барасы була инде.



Минем тарихның дәвамы Авылда туып үскәч бер нинди авыр эштән дә курыкмадык әлбәттә, тик шулай да яратып укыган китаплардагы - "Башын эшләткән башы белән эшләр,башын эшләтмәгән кулы белән эшләр" дигән сүз һәм сәхнә яулау максатым хаман җыр белән бәйле эш табу турында хыялландыра иде. Көннәрнең берсендә башыма бик шәп уй килде....Казан шундый зур шәһәр ...монда эшкуарлар да, минем кебек студентлар да, чит ил кешеләре дә , гади эшчәннәр дә ,черегән байлар да бик күп. Кичләрен хәллерәкләре рестораннарга барып ял итә, ә рестораннарда төрле музыкантлар, җырчылар чыгыш ясыйдыр.... Менә бит кайда җырлый башларга була...әлбәттә киләчәктә мин филармония, опера театрлары кебек зур сәхнәләрдә җырлармын, тик әлегә, башлап китәр өчен,беренче акча эшләр өчен менә дигән эш бит бу дигән уй, күңелдә өмет чаткысы кабызды. Казанда булган барлык рестораннарны йөреп чыгарга булдым... Тик анда да бик ансат кына эш табуы икеле булып чыкты....Кайда керсәм дә кире борып чыгаралар иде.... Шулай да бик үҗәтлелек белән йөри торгач, Казанның Шмидт урамында урнашкан, бугенге көнгә хәтле матур гына эшләп килгән Булгар-Мета рестораны да минем юлыма очрады. Администраторлары бераз кырыс каршы алса да, бу минем беренче кереп эш сорашкан урыным түгел иде...кирәкле кешесен сорашкач ул вакытта монда Арт-директор вазифасын үтәүче Эдуарт Утюгановның телефон номерын бирделәр. Шул ук көнне урамдагы автомат телефоннан бу кешегә шылтыраттым һәм -"киләсе атнага чишәмбе көнне килерсең , тыңлап карарга кирәк"- дигән җавап алдым. Ул вакытта минем ничек шатланганымны үзем генә беләм. Нихәять мин җырлап акча эшләячәкмен....аз булса булсын ,тик үземнеке.... бу беренче адымнар иде.... дәвамы тагын да кызыграк #Ильшатвалеев #истэлеклэр #татарартистлары #татарэстрадасы #жырчыбулыймдисэн #уфаказанюллары #башкортостан #татарстан #казань #уфа

Публикация от Ильшат Валеев (@ilshat.valeev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100