news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайчы белән кешеләргә һөҗүм иткән наркоманның аягына атканнар

Бүген, ягъни 3 нче октябрьгә каршы төндә Зәй шәһәрендә наркотик исереклелеге халәтендәге 34 яшьлек бер ир Росгвардия хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча ведомствосы тикшерү башлаган.

news_top
Кайчы белән кешеләргә һөҗүм иткән наркоманның аягына атканнар

2 нче октябрь көнне кичен хокук саклау органнарына бик тә сәер һәм агрессив күренгән ир-ат турында мәгълүмат килеп ирешә. Шушы урынга килгән Росгвардия хезмәткәрләре аны хастаханәгә илтә, биредә аның наркотиклар кулланганы ачыклана. Берзаман ир айнып китеп, кинәт кулына кайчы ала һәм шуның белән янап, хастаханәдән чыгып кача. Даруханә кырыеннан йөгереп барганда, витринаны вата, пыяла кисәкләре һәм кайчылар алып, Росгвардия хезмәткәрләренә ташлана. Һөҗүмгә дучар булучылар исә табель коралын кулланырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, аягы яраланган ир госпитализацияләнә.

   Бу хәл тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар