“Кайчан күлмәктә йөри башлар инде шушы Алинә Хисмәтуллина?!»
Хатын-кыз үзенең чибәрлеген күрсәтергә гел ашкынып тора инде.
Кемдер матур итеп бизәнә дә, фотога төшә, ә башкалар башка ысуллар да куллана. "Күңел радиосы" диджее Алинә Хисмәтуллина бизәнеп кенә калмаган. Үзенең Instagram битенә күкрәген матур итеп күрсәткән фотосын куйган.
Алып баручы Фәннүр Фатыйхов: “Кайчан күлмәктә йөри башлар инде шушы Алинә Хисмәтуллина?!" - дип язган. Калганнар йөрәк белән ут "смайликлары" куйганнар.