news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кайчан бездә юл булачак?»: авыру юлда батып калган ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

Кан басымы күтәрелгән ир-атны хастаханәгә алып китәргә җыенган булганнар.

news_top
«Кайчан бездә юл булачак?»: авыру юлда батып калган ашыгыч ярдәм машинасында үлгән
Видеодан скриншот

Ростов өлкәсенең Кагальницкий районында Родники хуторында яшәүче ир-ат пычракта батып калган ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган. Бу хакта Лента.Ру сайты хәбәр итте.

Трактор ашыгыч ярдәм машинасын сөйрәп алып чыкканчы, пациент вафат булган. Кан басымы күтәрелгән ир-атны хастаханәгә алып китәргә җыенган булганнар.

Тракторның ашыгыч ярдәм машинасын пычрактан сөйрәп алып чыгу мизгеле видеога да эләккән. Ролик авторы йомшарып, җебеп беткән туфракны күрсәтә һәм «Кайчан бездә юл булачак?» дип сорый. Видеода күренгәнчә, юлның кайбер җирләрендә хәтта тракторга да йөрү авыр бирелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар