Кайчан бәрәңге әфлисуннан кыйммәтрәк булачак?
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка мегаполисларда импортланган бәрәңгенең кайбер сортлары әфлисуннан 2,5 тапкыр кыйммәтрәк тора.
Кайбер экспертлар киләчәктә бәрәңге әфлисуннан кыйммәтрәк булачак дип сөйли. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Ибраһим Ризванов бу фикерләрнең нигезсез булуын әйтә. Аның сүзләренчә, бу сценарий бер очракта гына була — әгәр без бәрәңгене тулысынча импортлый башласак кына. Бу турыда РИА Новости яза.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка мегаполисларда импортланган бәрәңгенең кайбер сортлары әфлисуннан 2,5 тапкыр кыйммәтрәк тора инде.
Шул ук вакытта үзебездә үстерелгән бәрәңге, киресенчә, әфлисун һәм башка цитруслардан ике-өч тапкыр арзанрак. «Базарда инфляцияне исәпләп, спекуляция ясаучыларның тырышлыгы файда бирмәячәк», — ди Ризванов.
Бәрәңгенең үзкыйммәте түбән булуын исәпкә алып, бәяләр бик тиз арткан чакта җитештерүчеләр аны үстерүне дә арттыру белән кызыксыначак, дип фаразлый икътисадчы.