news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайбычта исерек килеш трактор йөрткән ир-атка җинаять эше ачканнар

37 яшьлек ир-ат тракторда өенә кайтып барган.

news_top
Кайбычта исерек килеш трактор йөрткән ир-атка җинаять эше ачканнар

Татарстанның Кайбыч районында исерек килеш трактор йөрткән ир-атны хөкем иткәннәр. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

37 яшьлек ир-ат салмыш килеш тракторга утырып, өенә кайтып бара. Шул вакытта аны автоинспекторлар туктата. Моңарчы административ җәзага тартылган тракторчыга карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше ачканнар.

2016 елның августында бу ир-атны исерек килеш трактор йөрткән өчен административ җәзага тарткан булганнар инде. Ул вакытта 30 мең сум штраф салганнар. 1 ел 6 айга транспорт йөртү таныклыгын алганнар.

Ләкин бу ир-ат быел 22 сентябрьдә тагын исерек килеш рульгә утырган. Аны кабат ЮХИДИ инспекторлары тоткан.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен таныган. Аны 180 сәгатькә мәҗбүри хезмәткә хөкем иткәннәр. Ул тагын 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар