Кайбыч районында абыйлы-энеле туганнар янып үлгән
Фаҗига Олы Бирәзә авылында узган төндә була.
Узган төндә Кайбыч районының Олы Бирәзә авылында янгында ике ир-ат һәлак булган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын бөтен корылманы чолгап алган була. Бер катлы шәхси йортта янгынны сүндергәч, хәрабәләр арасыннан ике кеше мәете табалар. Алар 41 һәм 33 яшьлек абыйлы-энеле туганнар булып чыккан.