Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайбер илләрдә «җырлый торган» трассалар төзелә башлаган - видео

Сәфәр вакытында машина йөртүчеләр, кагыйдә буларак, радио, компакт-дискларга яки флешкаларга язылган яраткан музыкаларын тыңлый. Әмма, кайбер илләрнең машина йөртүчеләре юллар тудырган музыкадан ләззәт ала башлаган! Ышанмыйсызмы? Язмадагы видеоны ачып карагыз.

news_top_970_100
Кайбер илләрдә «җырлый торган» трассалар төзелә башлаган - видео
https://pixabay.com

Музыкаль, «җырлый торган» юлларның үзенә бертөрле өслеге бар, әгәр дә аның буйлап үтсәң, автомобиль кузовында моңлы авазлар белән бирелә торган вибрацияләр ишетелә башлый.

Мондый юллар берничә илдә бар. Даниянең Асфальтофон исемле музыкаль юлы 1995 елда төзелә. Үз өслегендә ул юл билгеләре булган бер генә интерваллы, төрле формада чыгып тора торган «калкымнарга» ия.

2007 елда төзелгән Хоккайдо (Япония) утравындагы музыкаль юл бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта урнашкан» буразна тезмәсе» рәвешендә ясалган. Бу «буразналар» арасындагы ераклык 5,3 сантиметрдан 10,6 сантиметрга кадәр тирбәлә. Аралары кечкенә булса, алар машинада югары тавыш булып ишетелә һәм, киресенчә, буразналар арасындагы аралык зур булса, алар чыгарган тавыш түбәнрәк була. Шушы канауларның озынлыгы юл көе ритмын көйли. Әлеге принципта Япониянең барлык музыкаль юллары төзелгән.

2008 елда музыкаль юл Американың Калифорния штатында урнашкан Ланкастерда төзелә. Ул Джоакино Россининың «Вильгельм Телль» операсы мотивын «башкара».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100