Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каян чыга бу тузан: фатирда тузан барлыкка килүнең 12 сәбәбе

Тузаннан зарланмаган бер генә кеше булса да бармы икән ул? Юктыр. Җәйнең ямен чебен генә түгел, тузан да боза. Хәтта ишек-тәрәзәләреңне шатырдатып ябып китсәң дә, син кайткан төшкә галиҗанәп тузан көтеп утыра.

news_top_970_100
Каян чыга бу тузан: фатирда тузан барлыкка килүнең 12 сәбәбе

Бер уйласаң, шәһәргә (авыл турында әйтәсе дә юк) тузан каян килә? Бөтен җир таш, асфальт, югыйсә.

Шәһәрдә тузан барлыкка килүнең сәбәпләре

Дөрес хуҗалык итмәү нәтиҗәсе: Чүп савытлары, тротуар, өмәләр...

1. Парковкалар


Шәһәр җирендә йорт каршында машина куярга урын юк. Шуңа күрә күпләр тимер атларын газонга менгезеп куя. Нәтиҗәдә, газондагы пычрак машина тәгәрмәченә ияреп чыга да, тузан булып оча.

2. Төзелеш


Төзелеш объектлары территориясенә кергән машиналар да үзләре белән пычрак ияртеп чыга. Соңыннан исә шәһәр буйлап таратып йөри.

3. Бордюрлар.


Бордюрлар булмау, юлларны дөрес итеп салмау да гаепле. Нәтиҗәдә, су юл кырыеннан агып төшә дә, тузан барлыкка килә.

4. Тротуарларның дөрес ясалмавы.


Тротуарларның дөрес ясалмавы да өлеш кертә. Халык тиешле урыннан, брусчаткадан йөрисе урынга, газоннардан йөрүне хуп күрә. Шунлыктан чирәмнән яки җирдән тузан иярә.

5. Кышын юлларга сибелгән реагентлар.


Кышын юлга сибелгән ком да тузан сәбәпчесе.

6. Чүп савытлары.

Чүп савытлары да күп җирдә дөрес урында түгел. Хәер, халык та ялкау. Чүпне савытка илтеп җиткерми, янына гына өеп куя. Моннан әле тузан гына чыкканга рәхмәт! Алла сакласын, әллә нинди авырулар иярер.

7. Шәһәр өмәләре?


Ни гаҗәп, чисталыкка омтылу шәһәрне пычратуга үзеннән өлеш кертә. Аннан соң, без шулкадәр чиста илдә яшибез ки, бездә язын-көзен гомумшәһәр өмәләре була. Бар эшебез, көзен коелган яфракларны себереп түгү. Яфрак әле тузанга юрган булыр иде. Ә “ятим” калган тузан "өф" иткән җил чыкса да, рәхәтләнеп оча. Шулай ук яңгырлардан соң да, суга ияргән туфрак яфракларга, үләннәргә эләгеп калмый, юлга агып төшә.


Табигать эшчәнлеге нәтиҗәсе: вулкан, дулкын күбеге

8. Вулканнар.


Әмма фатирда тузан җыелуга кеше факторлары һәм шәһәрнең дөрес төзелмәве генә гаепле түгел. 70 % тузан – кешенең эпидермис кисәкләре, ди галимнәр. Тик бу дөреслеккә туры килеп бетми. Өйдәге тузанга ...вулканнар гаепле. Әйтик, бер Сакурадзима япон вулканы гына да елына 14 млн тонна тузан ташлый. Ә ул исә җил белән бөтен дөньяга тарала.

9. Җил.


Тузан таралуның икенче чыганагы – җир өслеге. Ышанасызмы-юкмы, әмма фатирны җентекләп тикшерсәң, ерак чүлдән очып килгән тузан бөртекләрен дә күрергә мөмкин икән.

10. Космос.


Фәндә “тузан” төшенчәсе юк. Аны галимнәр аэрозоль сүзе белән атый. Җирнең газ эшләнә торган өслегендә каты кисәкләр бар. Аларның бергәлеге, космостан җиргә секунд саен эләгеп тора. Галимнәр исәпләвенчә, безнең планетаның авырлыгы көн саен берничә тоннага арта. Бу космик тузанның һава катламнары аша узып, Җиргә утыруына бәйле.

11. Океан.

Хәер, өйдәге бетмәс-төкәнмәс тузанга космик аэрозоль генә сәбәпче түгел. Дөнья океаны да монда үзеннән зур өлеш кертә. Дулкыннарда барлыкка килгән күбекләр төрле минераль калдыктан тора. Күбек җилдә кибеп, гади тузан кебек төрле якка тарала.

Кешенең көнкүреш тормышы

12. Тузан фатирда да барлыкка килә.


КФУның Химия институты доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшин тузан барлыкка килүне үзенчә аңлата.

– Тузан дип 0,01-10 микрометр зурлыктагы каты калдыкларны атыйлар. Урамдагы тузан туфрак эрозиясе, үсемлекләр серкәсе, ягулык-майлау калдыклары, завод төтене һәм вулканнар эше. Шулай ук тәрәзә яки форточка аша очып керүче тузанда дала тузаны да бар.

Фатир тузанының 70% - тышкы факторларга, 30% гына кеше тормышы һәм аның эшчәнлегенә бәйле. Урын җәю-җыю, үтүкләү вакытында да тузан оча. Шулай ук стена, җиһаз, өй хайваннары да – тузан чыганаклары. Кешенең үлгән тиресе барлык тузанның 5% гына тәшкил итә. Үлгән күзәнәкләрнең күп өлешен без юып төшерәбез. Әмма фатирны бикләп, берәүне дә кертмичә, ишек-тәрәзәне каты итеп япсак та, тузан бетми. Бу кешенең көнкүреш кирәк-ярагы белән бәйләнешеннән килеп чыга, – дип аңлатты ул.


Бүген аллергия, иртәгә пневмония


Тузан организм өчен зыянлымы соң? Әлбәттә! Доцент сүзләренчә, аның органик һәм органик булмаган кисәкләре беренче чиратта сулыш юлларын һәм үпкәләрне ярсыта. Иң зур зыянны органик булмаган тузан сала. Бу – төзелеш материалары – цемент, кирпеч, акбур, штукатур катнашмалары. Көн саен тузан иснәү булган авыруларны да көчәйтә. Шулай ук ул аллергиягә китерергә мөмкин. Хәер, аллергияне тузан бетләре дә чыгара. Алар, гадәттә, үлгән күзәнәкләр белән туена. Аллергиягә бармак аша гына карарга ярамый. Ул астма, бронхит, пневмония кебек авыруларга да илтә.


Каз мамыгыннан тутырылган мендәр һәм келәм – тузан оясы


Боларны яза-яза тузан чын дошманга әйләнде инде. Ә аңа каршы ничек көрәшергә соң?

Аркадий Курамшин сүзләренчә, фатирдагы тузаннан тулысынча арынып булмый. Әмма аның күләмен киметергә була икән. Моның өчен беренче чиратта, келәмнәрдән котылыгыз. Келәм губка кебек үзенә бөтен тузанны җыеп ята. Ә аңа баскан саен исә ул һавага күтәрелә. Мендәрләрегезне алыштырыгыз. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләр тузанны магнит кебек тарта. Йон киемнәрне дә ераккарак алып куегыз. Бүлмәне ешрак җилләтегез. Җил белән тузан керә диючеләр ялгыша. Урамдагы һава тузаннан чистарак. Һәм андагы тузан күләме ябык бүлмә өчен куркыныч түгел. Чебен-черкидән саклану өчен москит челтәрләре куйдыгызмы? Куйдым да эше бетте, дип ялгышасыз! Аны көн саен дымлы чүпрәк белән сөртеп тормасагыз, өегезгә тузан керү ихтималы икеләтә арта.

Организм өчен иң куркынычы утырган тузан түгел, очып йөри торганы. Шуңа күрә аны ничек тә тоту җаен карарга кирәк. Моның өчен бүлмәнең бер-ике урынына сулы чиләк яки табак куярга мөмкин.

Тузаннан ничек котылырга?

Тирәк тузанны күбрәк “йота”


Тирәк – бик тиз үсүче агач. Бер гектар тополь ылыслы агачларга караганда 40 тапкырга күбрәк кислород бүлеп чыгара. Бер зур агач бүлеп чыгарган кислород 3 кешегә тәүлек буе суларга җитә. Әмма 2 сәгать эчендә автомобиль “ашаган” кислородны, бер агач 2 ел эчендә генә эшләп чыгара. Тирәк – агачлар арасында, һаваны чистарту рекордчысы. Аның киң, ябышкак яфраклары тузанны үзендә тотып кала.

Тирәк нәзберек агач түгел. Ул автоюллар һәм заводлар янында да үсә. Каен һәм юкә мондый шартларда тиз корый.

Һавадагы тузанны һәм зарарлы матдәләрне йоту ягыннан карама, гөлҗимеш, сирин, сәрви агачы икенче урында. Алар шулай ук артык тузанлы зонада да үсә ала.

Шәһәрдә кәстәнә (каштан) агачы да бик кирәк. Ул елына 20 куб метр һава чистарта.

Ылыслы агачлар тузанны тотып калмаса да, патоген микроорганизмнарны үтерүче биологик актив матдә – фитонцидлар бүлеп чыгара. Туя, артыш, пихта, чыршы һәм нарат микроблардан саклый. Алар һаваны ел әйләнәсе чистарта.

Кыскасы, тузан булган, бар һәм булачак. Ә сезнең уйлап караганыгыз юкмы, тузан булмаса, эшсезлектән аптырап утырыр идек бит. Өйгә ремонт ясамас, җыештырмас идек. Югалган әйберләр дә шул җыештыру вакытында табыла бит әле. Шәһәрдә бакча юк, сыер юк, эштән кайтыр идек тә кәнәфигә сузылып ятар идек. Ялкаулыкның күзенә карап. Ярый әле, тузан бар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100