«Кая туры килсә, шунда сукты»: Ире кыйнап ташлагач, авырлы хатынның баласы төшкән
Хатынның баш сөяге, борыны, бармагы сынган.
Мәскәүдә 39 яшьлек авырлы хатынны бергә яши торган ире кыйнаган. Хатынның баласы төшкән, ул бер ай хастаханәдә ятып чыккан. Ләкин ул полициягә язган гаризасын кире алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Комсомольская правда» сайты әлеге вакыйга турында хәбәрдә кешеләрнең исемнәрен танымасыннар өчен, үзгәртеп биргән. Татьянаның ире 39 яшьлек Алексей белән мөнәсәбәтләре төрлечә була. Алар дус та була, талашып та алалар. Хатын базарда сатучы булып эшли, Алексейның даими эш урыны да булмый. Шуңа күрә алар гел бәхәсләшеп тора.
Татьяна авырга узгач, мөнәсәбәтләр катлаулана. Ир хатынын хыянәттә гаепли, кыйный. Соңгы тапкыр Алексей исереп кайта һәм хатынының башына суга башлый. Аннары кая туры килсә, шунда сугып кыйный. Алексей кыйнап туктаганда, хатынның исән җире булмый инде. Ир аны ташлап калдырып, башка бүлмәгә чыгып китә. Хатын шул чакта телефонын табып алып, полиция чакыра.
«КП»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хатынның кулындагы бармагы сынган, бер күзе күрми. Аны хастаханәгә илтәләр. Табиблар Татьянаның баш сөяге сынуын, борыны сынуын да ачыклый. Бармакны ампутацияләргә җыеналар, ләкин табиблар тырышып, сөякләрне кабат җыеп кую җыен таба. Бала төшү куркынычы була. Табиблар хатынга тынычлыкта булырга киңәш итә. Ләкин хатынның организмы чыдамый, бала төшә.
«Алексей куркыныч кеше, мин гаризаны полициядән алдым», — ди Татьяна.
Шулай да полиция тикшерү уздырачак, диелә бу хәбәрдә.