Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кая тәгәри дөньялар...» - Фидан Гафаров социаль челтәрдә БАД сата

news_top_970_100
«Кая тәгәри дөньялар...» - Фидан Гафаров социаль челтәрдә БАД сата
https://vk.com/fidan_samira.gafarovy

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров "ВКонтакте" сәхифәсенә челтәрле бизнес вәкилләре сата торган БАДны рекламалап, язма урнаштырган. Улы Азамат Гафаров белән төшкән фотосын да куйган. Фидан Гафаров әлеге БАДның организмга ни дәрәҗәдә файдалы булуын әйткән һәм аны алу өчен килене Алинә Гафарованың контактларын язып калдырган.

Шундый дәрәҗәле артистның БАД рекламалап утыруы күпчелек тыңлаучыларының күңеленә хуш килмәгән, әлбәттә.

«Фидан агай, сезне сәхнәгә чыгарсалар, сез үзегез дару кебек халыкка. Без бит Фидан агайны матур тавышы, җырлары өчен хөрмәт итәбез, яратабыз. Рекламада күргәч, әллә ничек, сәер…» - дип язган берсе.

«Сез хаклы, халык артисты бу реклама белән янәшә торырга тиеш түгел»;

 «Әйе шул, дәрәҗәгезне төшермәгез, Фидан агай», - дип кушылганнар башкалар да. 

Берничә кеше Фидан Гафаров килененең челтәрле бизнес компаниясендә эшләвен һәм җырчының әлеге рекламага бары тик улы һәм килене хакына гына ризалашуы турында язган. 

«Эх, дөньялар кая тәгәри»;

«Фидан, сез - яраткан җырчыбыз. Халык җырчысы булып калырсыз да. Балаларыгызның провокацияләренә бирешмәгез, үзләренчә яшәсеннәр. Сөйгәнегез күкләрдә, моңа сөенмәс. Сәламәтлек сезгә һәм якыннарыгызга», - дигән комментарийлар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100