news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кая куярга инде сине?» — Ришат Фазлыйәхмәтовка тере куян бүләк иткәннәр

Җырчыны Саба районы Шыңар авылында аеруча зурлаганнар.

news_top
«Кая куярга инде сине?» — Ришат Фазлыйәхмәтовка тере куян бүләк иткәннәр
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтовка Саба районы Шыңар авылындагы концерты вакытында ак куян бүләк иткәннәр. Җырчы башта тере бүләккә сөенгән кебек күренсә дә, ахырдан аптырап калган.

«Менә ничек зурладылар Сабада мине. Куян бүләк иттеләр бит, куян. Кая куярга инде сине куян? Ата куянга охшаган, үрчетер өчен ана куян эзлибез» — ди ул. Ахырдан Ришат куянны Салават Фәтхетдиновка бирергә кирәк дигән фикергә килә.

«Чыннан да, Салаватка Ватанны саклаучылар көненә бүләк ит», — дип киңәш итә аңа инстачылар. Шулай ук Ришатның концертын мактап, аңа уңышлар теләп тә комментарийлар калдырганнар. «Ихлас күңелдән, бик матур жырлыйсың! Командаң да бик көчле! Унышлар!» — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар