Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кая карама аракы!” Чаллы халкы торак йортлардагы аракы кибетләрен ябуны таләп итә

Чаллы халкы шәһәрдә аракы сату кибетләренең күплегенә ризасызлык белдерде. Бигрәк тә торак йортларда урнашкан кечкенә кибетләрдә аракы һәм сыра елга булып ага, ә йортта яшәүчеләргә исерек сугыш чукмарларын тынычландыру өчен полиция чакыртырга, ишегалдындагы чүп-чарны җыярга туры килә.

news_top_970_100
“Кая карама аракы!” Чаллы халкы торак йортлардагы аракы кибетләрен ябуны таләп итә

Әлегә Чаллы халкы бу эчкечелек тамашасын җиңә алмый. Гәрчә шәһәр хакимияте кул кушырып утырмый. Алкоголь сатучы кибетләргә рейдларны көне-төне уздыралар дип әйтергә була. Әмма, билгеле булганча, "градуслы бизнеска" рөхсәт биргәндә муниципаль хакимияттән ризалык сорап тормыйлар. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу уңайдан "эшлекле дүшәмбе"дә ачулы чыгыш ясады. Ул халыкны эчертеп акча эшләүче эшмәкәрләрне акылга кайтару өчен, җирле депутатлардан законга нигезләнгән тәкъдимнәр таләп итте.

“Бер йортта өч аракы кибете! Өч!”

Бүген социаль челтәрләрдә Чаллы сыраханәләреннән зарланмыйча бер көн дә үтми. Күптән түгел 36нчы комплексның 6/1 йортында алкоголь сатучы өченче кибет ачылганы турында хәбәр иттеләр. Ул элеккеге уенчыклар кибете урынында эшли башлаган.

12нчы комплексның 22нче йортында яшәүчеләр, сыраханәнең шәхси балалар бакчасы белән янәшә урнашуына хакимиятнең игътибарын юнәлтергә тели.

Шәһәрнең яңа микрорайоннарында яшәүчеләр алкоголь сату кибетләренә карата аеруча зур ризасызлык белдереп килә. Яңа фатирга күченгәндә алар эчкечелеккә каршы көрәшергә мәҗбүр булачакларын башка да китермәгән.

– Бездә кичке якта спиртлы эчемлекләрне балалар мәйданчыгында утырып эчәләр! – дип яза социаль челтәрләрдә 65нче комплексның 15а йортында яшәүче Роза Шәвәлиева. – Минем бу хакта беренче генә язуым түгел. Участковыйга шалтырата торган түгел. Безнең йорт янында кичләрен нәрсәләр майтарылганын бер генә тапкыр булса да килеп карасыннар иде. Безнең балалар шушыны күреп үсә бит!

– Мәләкәс аръягында өч яңа йорт тапшырдылар. Беренче катларда шунда ук сыраханәләр ачылды, – дип сөйли ул йортларда яшәүчеләр.

– Берәр чара күрегез, зинһар. 56нчы комплексның 14нче йортындагы "Көнкүреш товарлары" кибетендә "фанфуриклар" саталар. Хуҗасына штраф салдылар бугай. Спиртлы эчемлекләр сатудан бер атна тыелып торды. Һәм тагын шул хәл башланды! – дип кабатлый иске комплексларда яшәүчеләр.

– 46нчы комплекстагы "башня"да алкоголь сата торган өч кибет бар! Өч! Бу “сыра елгаларын” торак йортларда ачудан туктатыйк инде. Чын-чынлап туйдырды! Кая карама аракы! – дигән язулар калдыра социаль челтәрдә Чаллы кешеләре.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең фикерен Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәгълүматлары да раслый. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 67 проценты үзәк проспектларны, сәүдә-бизнес үзәкләрен һәм йорт ишегалларын басып алган аракы кибетләренә карата ризасызлык белдергән.

Чаллы хакимияте исә халыкны ишетте. "Эшлекле дүшәмбе"дә алкоголь базарын тикшерделәр.

Шәһәрдә 580 алкоголь сату кибете эшли

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле органы җитәкчесе Гөлшат Вафина сүзләренчә, хәзерге вакытта Чаллыда 142 оешманың алкогольне ваклап сатуга лицензиясе бар. Сату 580 кибеттә һәм башка сату нокталарында башкарыла. Сүз уңаеннан, узган ел белән чагыштырганда, лицензия алган оешмаларның саны дүрткә кимегән, ә алкоголь кибетләренең саны 39га арткан.

Дәүләт ревизорлары быел төрле алкоголь продукциясенең 551 партиясен тикшергән. Шулардан 21 партия бракка чыгарылган. Ягъни шикле алкоголь 5 процент тәшкил иткән.

Узган елда Чаллы халкы 510 мең дал (декалитр) алкоголь эчкән. Бу биш миллион 100 мең литр дигән сүз. Шуның яртысыннан артыгы, 239 мең далы – аракы. Җан башына 9,6 литр алкоголь сатылган. Бу күрсәткеч узган елгы белән бер дәрәҗәдә дип ышандыра белгечләр. Гомумән, статисткада күренгәнчә, Чаллы халкы күбрәк эчә башлаган дип әйтеп булмый.

Дәүләт Алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, хокук бозулар саны элекке дәрәҗәдә калган. Эшмәкәрләр еш кына аз градуслы алкогольне җәмәгать транспорты тукталышларында мини-маркетларда һәм киоскларда сатканда тотыла. Гөлшат Вафина сүзләренчә, хакимиятнең бу нокталарга карата көчле игътибарыннан соң, быел 20 кибет үзгәртелгән. Башкарма комитет "Райисполком", "Ак мәчет", "Ершов" кебек тукталышлардагы аеруча күп тапкырлар хокук бозган кибетләрне яптырган.

Төнлә сыра сатуны күптәннән инде шәһәрнең төп проблемасы дип атыйлар.

– Сатучылар тыюлар турында бик яхшы белә, монда законны үтәргә теләмәү көн кебек ачык, - диде Гөлшат Вафина.

Шулай ук аның фикеренчә, сыра сату өчен лицензия мәҗбүри булмау да төнге кибетләр өчен кулай.

"Фанфуриклар" белән көрәштә Башкарма комитет кайбер очракларда кискен чараларга да бара. Быел ул "Райисполком", "7нче комплекс", "Хәсән Туфан проспекты" тукталышларындагы җир асты кичешләрендә киоскларның эшен туктаткан.

Инспекция вәкилләре хәзер 8нче, 40нчы һәм 56нчы комплекслардагы объектларны тикшерә.

Сырага минималь бәя билгеләнсә, алкоголь базарындагы активлыкны киметеп булыр иде, дип саный Гөшат Вафина. Шулай ук ул, сыра җитештерү һәм сату өчен лицензия кертү яклы.

Гөлшат Вафина Россия Федерациясе субъектларында алкоголь продукциясе белән сату шартларын, урынын, вакытын билгеләү вәкаләтен кайтарырга кирәклеген дә әйтте. Аның фикеренчә, бу алкоголь кибетләрен торак йортларда урнаштыру проблемасын хәл итәчәк.

“Бездә эчү культурасы юк!”

Дәүләт Алкоголь инспекциясе вәкиленең чыгышына карата Наил Мәһдиев кискен фикер белдерде. Ул шәһәрнең алкоголь базарында хокук бозулар кимеми, дип искәртте.

– Спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнештән алу эшен дәвам итәчәкбез, – диде ул.

Наил Мәһдиев бу юнәлештә эшләүнең мөһимлеген әйтте. Ләкин, аның сүзләренчә, яңа алкоголь кибетләре ачылуга муниципалитет бернинди дә йогынты ясый алмый.

“Бизнес өчен лицензия алуны килештерә торган оешмалар исемлегендә без юк”, – дип аңлатты муниципалитет җитәкчесе. – Борын төбендә тагын бер эчкечелек үрчетүче кибет ачылу турында җирле үзидарә органнары иң соңгы булып белә. Соңыннан безгә кешеләр: “Безнең ишегалдында аракы сатучы кибет ачуга ничек юл куйдыгыз?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Ә муниципалитетның моңа бернинди дә катнашы юк. Рөхсәтне башка кешеләр бирә. Бу бушлыкны юкка чыгарырга кирәк. Безнең төрле дәрәҗәдәге депутатларыбыз бар – Татарстан Дәүләт Советында, Россия Дәүләт Думасында, Федераль Җыенда. Әйдәгез, нәрсәне булса да үзгәртик”.

Мэр белдергәнчә, җәмәгать транспорты тукталышларындагы кисокларда төнлә сыра белән сату итү очраклары еш очрый.

– Кайчандыр анда мини-маркетлар һәм киосклар кирәк иде. Хәзер аларга ихтыяҗ юк. Димәк, бетерәчәкбез. Без кече бизнесны яклаучылар һөҗүменнән курыкмыйбыз, чөнки мондый эшчәнлекне бизнес дип атарга тел әйләнми. Бу акчаларда – хатыннар һәм балалар күз яше, алар халыкның сәламәтлеге бәрабәренә эшләнә. Без моңа юл куя алмыйбыз! Закон кысаларында, суд аша эшләячәкбез! - дип катгый итеп әйтте шәһәр башлыгы.

Автозаправкаларда сыра сатуга рөхсәт бирү буенча да үз фикерен әйтте Наил Мәһдиев. Искәртеп үтик, РФ Хөкүмәте АЗСларда аз градуслы эчемлекләрне сатуга рөхсәт биргән иде. Болай иткәндә, бензин сатучылар ягулыкка бәя үсүен тоткарлап тора, хәтта аны киметә дә ала дип исәпләнә. Дөрес, моңа бар кеше дә ышанмый. Моңа шикләнеп караучылар рәтендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар. Ул шоферларның автозаправкада алкоголь алып, шуны рульдә вакытта ук эчмәячәгенә дә ышанмый.

– Бездә эчү культурасы юк. Кешеләрнең аңга килүенә өметләнеп булмый. Һәм без мондый тәҗрибәләрнең ничек төгәлләнгәнен беләбез. Гадәттә, алар юлларда аварияләр саны артуга китерә, – диде мэр.

Ул шулай ук закон чыгаручыларның алкоголь сату урыннары белән белем бирү оешмалары арасын киметү талпынышына да тискәре фикерен җиткерде."Бер яктан гомер озынлыгын арттырырга телибез, икенче яктан – теләсә кайсы түбә астында аракы сатарга рөхсәт итәбез. Болар бер-берсенә ничек яраша соң?" – дип риторик сорау бирде шәһәр мэры. 

– Алкогольдән бернинди яхшы нәтиҗә көтәсе юк. Фаҗигаләр генә китереп чыгара – юл-транспорт һәлакәтләре, таркалган гаиләләр, исерек хәлдә кеше үтерүләр. Безгә боларны муниципаль дәрәҗәдә хәл итәргә туры килә. Беркая да китә алмыйбыз. Эшләячәкбез, – диде Наил Мәһдиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100