«Кая бара аласың?» Сергей Безруков ипотека аркасында нинди проблемага таруын сөйләгән
Актер карабодай белән генә тукланып торырга әзер булуын әйткән.

47 яшьлек Сергей Безруков иң югары түләнә торган актерлардан санала: фильмнарда, театрда уйный ул. Шуңа да карамастан, актерның фатир сатып алырга акчасы җитмәгән дә ипотека алган.
Пандемия башлангач, аның кереме кимегән. Өстәвенә, ул театр коллективына хезмәт хакы да түләргә мәҗбүр булган.
Ул рекламада төшә башлаган. «Мин рекламага каршы идем, әмма тормыш мәҗбүри итә икән, кая барасың?» — дигән ул «Ты не поверишь» дигән тапшыруда.
Ул шулай ук яшь чагындагы кебек карабодай белән генә тукланып торырга әзер булуын әйткән.