Сәламәтлеге белән проблемалары булмаган олы кешеләргә бер ашаганда якынча 200–300 грамм кавын (уртача 2–3 телем) ашарга киңәш ителә. Мондый күләмне көненә бер-ике тапкырдан да артык кулланмаска кирәк.
Бу хакта Приморье крае Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Ольга Ямилова «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән.
Аның сүзләренчә, кавында А, С һәм В төркеме витаминнары, шулай ук калий, магний һәм клетчатка бар. Шуның нәтиҗәсендә ул иммунитетны ныгытырга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Шул ук вакытта белгеч кайбер чикләүләргә дә игътибар иткән. Кавынның гликемик индексы югары, шуңа күрә ул кандагы глюкоза микъдарын тиз күтәрә. Моннан тыш, анда фруктоза күп. Аның артык күләме бавырга зыян китерергә һәм организмда май җыелуга сәбәп булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.