news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кавын төше ашказаны һәм эчәкләр өчен файдалы»: Резедә Шәрәфиевадан чираттагы киңәш

news_top
«Кавын төше ашказаны һәм эчәкләр өчен файдалы»: Резедә Шәрәфиевадан чираттагы киңәш
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Җырчы Резедә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә файдалы киңәшләре белән уртаклашып тора. Аны карап баручылар «вәт иренмисең», «бернәрсәне дә әрәм итмисең» дип соклана.

Бу юлы җырчы кавын орлыгының файдалы булуы белән уртаклашкан.

«Кавынын ашыйбыз бит инде. Ә орлыкларын нишләтәсез? Мин орлыкларын юам, киптерәм һәм кофеваткыч белән ваклыйм. Ашказаны һәм эчәкләр өчен файдалы. Бер савытка салып өстәлгә куегыз, ашаганнан соң 15-20 минуттан 1 бал кашыгы су белән кабып куярга кирәк, 2 кашык капсагыз да зыян итмәс. Дару эчкәнче...» – дип сөйли ул әзер продуктын күрсәтеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар