Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кави Нәҗми — Сәрвәр Әдһәмова мәхәббәте: сынау аша үтеп, гаиләне саклап кала алганнар

Татар китабы йортында татар язучысы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше — тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышланган «Аларның сүнмәс уты…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. «Интертат» Кави Нәҗминең оныкларының истәлекләрен, галимә Миләүшә Хәбетдинованың Кави Нәҗми белән бәйле яңа ачышын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Кави Нәҗми — Сәрвәр Әдһәмова мәхәббәте: сынау аша үтеп, гаиләне саклап кала алганнар
Салават Камалетдинов

Музей хезмәткәрләре күргәзмә кичәсен гадәти булмаган форматта әзерләгән иде: тамашачылар Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов, Сөмбел Ситдыйкова, Илнур Байназаров, Раушания Җиһангирова катнашында перфоманс карады. Перфомансны әзерләүчеләр — Луиза Янсуар, Резедә Гарипова.

Перфоманста төп геройларны Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов башкарды. Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың хат алышу форматында монологларын тыңладык. Актерларның ситуацияне күз алдына китереп рольгә керә алулары аерым мактауга лаек. Аеруча Резедә Сәлахованың күз яшьләре белән газиз кешеләре — ире һәм улына үзәк өзгеч сүзләр әйтүе, ә Артем Пискуновның сөйгәненә тугры булуына чын күңелдән ышандыруы истә калган. Әйтерсең, күз алдыбызда Резедә Сәлахованың түгел, ә салкын караңгы баракта, лагерьдә булган Сәрвәр Әдһәмованың күз яшьләре тама иде… Сәрвәргә карап, тамашачының да күңеле тулды…

Шушы диалогларда ике шәхес — Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әһдәмованың авыр сынаулар аша үтеп тә, уртак мәхәббәтләрен саклап кала алулары тасвирланды.

Күргәзмәдә Кави Нәҗминең бертуган энесе, шахматчы Рәшит Нәҗметдиновка бүләк иткән шахматлары, фарфордан ясалган савыт, «Язгы җилләр» романының кулъязмасы, энесе Тәлгать Нәҗметдиновның Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмовага язган хаты һ.б. документлар бар иде.

«Дәү әти барган җиреннән идәнгә егылып үлде»

Перфоманстан соң Татар китабы йортының икенче катында түгәрәк өстәл оештырылды. Кави Нәҗминең оныгы Гүзәл Нәҗметдинова шунда дәү әнисенең лагерьдә күргәннәрен сөйләп утыруын искә алды.

— Ул аны миңа гына сөйли иде, әтигә бер тапкыр да әйтмәгән, чөнки курыккан. Дәү әтине дә, дәү әнине дә исән чакларын күреп калуыма бәхетлемен.

Дәү әтием дәү әнине «әби паша» дип әйтергә яратты. Дәү әнием белән азык-төлек алырга Чехов базарына төшә идек, чөнки дәү әти өйдә бик тәмле ашарга әзерли. Ул минем белән табиб-пациент булып уйнарга да вакытын кызганмады.

Дәү әтиемнең үлгән көнен хәтерлим. Миңа биш кенә яшь иде әле. Бездә телевизор бар иде. Ул бүлмәнең почмагында торды. Дәү әти телевизорның тавышын ачарга дип торып киткән җиреннән идәнгә егылды. Дәү әни егылган тавышны ишетеп, мине егылган дип аңлады… «Баланы харап иттең!» — дигән тавышы ишетелде кухнядан.

Дәү әти егылган җиреннән башка тормады. Дәү әни дәү әтинең истәлекләрен бик кадерләп саклады, бер кешегә дә аның турында начар сүз әйтергә ирек бирмәде.

Ул вакытларда дәү әтиләрдән күпләр йөз чөерде. Урамнан бара торган әтиемне күрүгә кайбер кешеләр урамның икенче ягына чыга торган булганнар, — диде Гүзәл Нәҗметдинова.

«Салкын баракларда бет күп иде, дезинфекциядән кеше буылып үлде»

— Репрессия башланганда дәү әни белән дәү әтигә 40 яшь тә тулмаган булган әле, — дип кушылды төпчек оныклары Фәридә апа. — Чәчәк аткан чакларында шундый гаделсезлеккә, сынауга эләккәннәр. Югыйсә, бәхетле булып, гөрләп яшәргә тиешле чаклары.

Яшь буынның дәү әти һәм дәү әни язмышына бөтенләй башка яктан игътибар итүләре сөендерде. Мәхәббәт, дуслык хисләренә басым ясаганнар. Нәкъ менә шушы хисләр гаиләне авыр вакытта коткарып кала. Бу дус-туган, хезмәттәшләрнең синнән борылуы, авыр сынаулар вакыты.

Фотоларны караганда күз карашына игътибар иттек: репрессиягә эләккәнче күзләре ялтырап тора, йөзләре көләч — бу аклы-каралы фото аша да күренә. Төрмәдән соң иреккә чыккан беренче фотоларында бөтенләй икенче кешегә әйләнгәннәр: фотода 40 яшьлек хатын-кыз түгел, ә әби утырып тора… Күзләре тоныкланган, ябыгып беткәннәр.

Алар хатлар, посылкалар алышканнар. Посылкалардагы әйберләрне урлап, ачып бетергәннәр, барысы да барып җитмәгән.

Дәү әнием нык, каты кеше булды. Шуңа күрә ул безне кочаклап, иркәләп йөрмәде. Шулай да безне бик каты яратты. Әбинең лагерь турында сөйләгәннәре истә калган. «Пычрак салкын лагерьдә черкиләр, борчалар, бетләр күп иде. Бервакыт дезинфекция ясарга булдылар. Кешеләрне бараклардан башка җиргә чыгарып тормадылар.

Кемдер агуланып буылып шунда үк үлде, кемнең үпкәләренә шул дезинфекция газы төшеп утырган иде», — дип сөйләде дәү әни. Шуңа күрә дәү әни бронхит белән авырды.

Сорау алучы тикшерүче: «Тагын кайсы халык дошманнары авторларының әсәрләрен тәрҗемә иттегез? Горький, тагын?» — дип сорау бирә икән. Дәү әни: «Горькийның халык дошманына әйләнгәнен белми идем әле», — дигән. Допростан соң дәү әни: «Сорауларны төзү мәсьәләсе өчен мин җавап бирмим», — дип язып куйган. Бернәрсәдән дә курыкмаган ул.

Дәү әнинең мандолинасы бар иде, шуны кулына алып, казах җырларын сузып җибәрә иде. Искитмәле уйный, җырлый иде. Дәү әниемнәр озак вакыт Актүбәдә яшәгән булганнар, — диде.

«Дәү әни Горькийны „крестный отец“ дип йөртте»

— Әтием — дәү әти белән дәү әнинең бердәнбер соңлап туган баласы, — ди Гүзәл апа. — Шуңа күрә дә аңа Тансык дип исем кушканнар. Хатларда аңа «Тасик» дип мөрәҗәгать итәргә яратканнар.

Дәү әти кулга алынгач, әтине балалар йортына бирмәкче булганнар. Аны дәү әнинең өчтуган сеңлесе Хәтирә апа үзендә качырып кала.

Зур үскәч, дәү әнием кебек тәрҗемә белән шөгыльләнергә хыялландым. Ул кичен 10да йокларга ята, иртә белән 9.30да тора. Битен юганнан соң бутерброд әзерли: ипигә май яга, туры килгәндә сырын да куя. Һәм бер чынаяк чәй эчеп җибәрә иде. Кәефе була икән, тәрҗемә эшенә утыра, булмый икән — эшләми. Шунлыктан, эх, минем дә дәү әнинеке кебек эшем булсын иде, дип хыялландым. Хыял чынга ашты — хәзер мин дә тәрҗемә белән шөгыльләнәм, — дип сөйләде ул.

Сәрвәр Әдһәмованың Максим Горький әсәрләрен тәрҗемә итәргә алыну тарихын да искә төшерде кызы. «Горький язучыларның беренче съездында дәү әнигә: „Рус әдәбияты бик бай. Нишләп Сез аны татар теленә тәрҗемә итмисез?“ — дигән. Дәү әни Горькийны „крестный отец“ дип йөртте», — дип искә төшерде ул.

«Мәхәббәт тарихын тасвирлаган «Кави-Сәрвәр» операсы Казан сәхнәсендә яңгырармы?

Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова язмышына багышлап, «Кави-Сәрвәр» операсы дөнья күргән булган. Аның бер өзеген Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уңаеннан концертта куйганнар. Түгәрәк өстәлдә әлеге операның язмасын күрсәттеләр.

— Операның премьерасы булуына карамастан, тамашачы әсәрне җылы кабул итте. Әйтерсең, бу опера берничә еллар дәвамында зур концерт залларында куелган. Татар музыкасы һәм классика белән берләштерелгән әсәр килеп чыккан. Ул төрле тамашачы өчен исәпләнгән. Опера яшьләр өчен дә, классиканы гына яратучылар өчен дә якын.

Операны Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Сладковский да ошатты, — диде Гүзәл Нәҗметдинова.

Операның либреттосын Айдар Әхмәдиев, музыкасын Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән. Миләүшә бу операны иҗат итүен татар сәнгатенә үзенең яңалыгын кертәсе килүе белән аңлата.

— Опера язар өчен сюжет эзләдем. Бу турыда дустым Айдар Әхмәдиев ишетеп алган иде. Аның кулына Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага багышланган «Сильнее смерти и страха жизни» дигән китап килеп эләккәч, ул аны миңа тәкъдим итте.

Либретто сәнгати яктан эшкәртелде, операдагы вакыйгалар документларга нигезләнде. Сюжетта шушы ике герой гына булыр дип уйлаган идек, ләкин алай гына чикләнеп калмадык. Бу күбрәк опера-эпопеягә тартым. Операда Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим кебек язучылар катнаша, Сәрвәр Әдһәмованың лагерьга эләгү мизгеле дә бар. Операда татар дөньясы гына түгел, Россиядә шул чорда булган вазгыять тасвирлана, — дип таныштырды яшь композитор.

Миләүшә дә, Гүзәл һәм Фәридә апалар да операның Татар дәүләт операсы репертуарына кертелүен тели. Моның өчен «өстән» сәяси карар булырга тиеш диештеләр. Операны репертуарга кабул итәр өчен ярдәм эзлибез дип калдылар.

 Миләүшә Хәбетдинова: «Репрессияләр чоры турында сөйләшкәндә, ярлыклар тагарга ашыкмагыз»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова Нәкый Исәнбәтнең архивын өйрәнгәндә Кави Нәҗминең Нәкый Исәнбәт арасындагы мөнәсәбәтләрен ачыклаган. Галимә 1990нчы елларда репрессия чоры буенча нәтиҗәләр әдәбият тарихында ашыгып ясалды дигән фикердә.

— Мәсәлән, Кави Нәҗми һәм Нәкый Исәнбәт белән бәйле вакыйгалар… Халык арасында Нәкый Исәнбәт Кави Нәҗми өстеннән язган дигән имеш-мимешләр таралды. Бу тарихны дөрес аңлар өчен безгә кыска гына экскурсия ясарга кирәк.

1931 елның 7 февралендә Казанда Кутуй, Исәнбәт, Ченәкәй һәм Минский кулга алына. Аларны контрреволюцион оешма төзүдә гаеплиләр. 8 ай буена барган тикшерү төртелеп кала. Минский белән Исәнбәт 15 апрельдә азат ителә («под подписку о невыезде»). Кутуй белән Ченәкәйне 16 сентябрьдә, дәлилләр җитмәү сәбәпле, иреккә чыгаралар.

Бу тарихның җебе Галимҗан Ибраһимов белән Кави Нәҗмигә тоташа. Галимҗан Ибраһимов Тукайны тәнкыйтьләп язып чыккач, Нәкый Исәнбәт Фәтхи Бурнаш белән бөек шагыйрьне яклап чыга. 1930нчы елларда Уфада Галимҗан Ибраһимов әдәбиятындагы эстетизм, төркемчелек һәм эсерлык тенденцияләренә каршы Нәкый Исәнбәтнең «усал» мәкаләләре басыла.

Нәкый Исәнбәт үзенең хатирәләрендә Казанда булган вакыйгаларны түбәндәгечә искә ала: «Ул вакытта Татобкомның культпропта утырган Газыйм Касыймовның мине төп „җидегәнче“ итеп күрсәтеп, зур кампаниягә әйләндерүе миңа карата эшләгән бик зур хаксызлыгы булды», — ди.

Язучылар берлеге съезды алдыннан, Мәскәүдән Казанга бер зур «эш» оештырып, бер төркем татар язучыларын фаш итәргә дигән боерык төшә. Уфада яшь язучыларның җыелышыннан файдаланып, Казанда «Җидегәнчеләр» эшен оештыралар.

«Җидегәнчеләр» эше — 1920нче еллар ахырында бер төркем татар-башкорт язучыларын контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, махсус оештырылган җинаять эше.

Исәнбәт 1929 елда Уфадан Казанга кайта. Аңа «җидегәнче» булуы хакында әйтәләр. «Әдәбият мәйданында кырылыш. Кави Нәҗми ул мәйданны «фронт» дип йөртә. Зур театрга бөтен шәһәр активын җыеп, «җидегәнчеләр“гә хөкем чыгармакчы булалар — милли буржуаз, подполье дип, безне әдәбияттан сөрәләр… Үзәккә телеграммалар китте. Юкны бар итеп шаулатучы Кави Нәҗми булып чыкты. Үзе генә түгел, президиум түрендә Газыйм Касыймов та катнаша. Кызу-кызу докладлар. Шулай итеп, без — «җидегәнче» булдык», — дип яза Нәкый Исәнбәт.

Әдәбиятчыларыбыз моны Кави Нәҗми белән Газыйм Касыймов оештырган бәхәс, җәнҗал дип аңлый. Ләкин моның Мәскәүдән партиядән төшкән татарлар мисалында барлык кече халыкларны да җәзаларга дигән махсус бирем икәненә төшенмиләр…

Нәкый Исәнбәт Кави Нәҗми турында: «Ул, каһәр, мине үзе нигәдер бераз ярата да бугай»

Алга таба галимә Нәкый Исәнбәтнең хатирәләреннән өзекләр укып үтте:

«Мондый хәлләрдән соң язучылар, билгеле, мине танымыйлар, таныганнары да исәнләшми, сөйләшми. Кайчагында Кави белән Сәрвәр килеп керә. Кавида кызык сүз күп: ниндидер көлке нәрсәләр сөйли, таба, мәҗлесе бик хуш аның. Кайвакыт үзем тагын бераз шикләнеп тә куям: тукта, мин әйтәм, ул, каһәр, мине үзе нигәдер бераз ярата да бугай… Бер шулай мин тотам да моннан сорыйм:

— Кара әле, Кави, — дим, — син ничек курыкмыйча миңа киләсең? Мин бит «җидегәнче». Үзең шулай дип игълан иттең.

— Ә мин синең бернинди дә «җидегәнче» түгел икәнеңне беләм ич. Нигә куркыйм, — ди.

Менә бу, ичмасам, җилле җавап! Минем бернинди дә «җидегәнче» түгел икәнемне бер кеше белә — ул да булса мине «җидегәнче» дип игълан иткән Кави…

Татарстан Язучылар союзы башы булып килгән Кави Нәҗми ахыр гомеренәчә минем белән очрашканда һәрвакыт ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала торган булды. Хәтта без аның белән бервакыт чак-чак кына бергә бер пьеса язып ташламадык…» — дип яза Исәнбәт. Сүз «Сирень чәчәк атканда» дигән өч пәрдәдән торган комедия турында бара.

 Гөлсем Исәнбәт истәлекләреннән: «Кави безне ташламады»

Нәкый Исәнбәт архивында хатыны Гөлсем ханымның истәлекләре сакланган. «Аның бу фаҗигалы тарихка үз карашы бар. „Җидегәнчеләр“ вакыйгасы чыккач, аларның гаиләсе иҗтимагый бойкот, кешеләрнең йөз чөерүе астында яшәргә мәҗбүр булган», — ди Миләүшә Хәбетдинова. Галимә Гөлсем Исәнбәт дә хатирәләреннән өзекләр укып үтте:

«Җидегән» дигән оешманы ачып фаш итүче Кави үзе булса да, ул андый нәрсәнең юклыгын, шулай булгач, Нәкыйнең дә бер гаепсезгә җәфа чигүен бик яхшы белә иде. Белгән хәлендә матбугатта гаепләп чыга иде. Бу — бер яктан, икенче яктан Кави безне ташламады да. Безгә кереп чыккалый, ара-тирә Язучылар союзыннан акчалата ярдәм дә биргәли иде. (Ул Язучылар союзы председателе иде) Сирәк булса да, без дә аларга барып чыкканда, хатыны Сәрвәр белән икесе һәрвакыт ачык чырайлы, якты йөзле иде», — дип яза Гөлсем Исәнбәт.

Улы Булат язмышын кайгырып, Гөлсем Исәнбәт Кави Нәҗмигә ярдәм сорап барган, чөнки беренче баласының атасы — чит илгә качкан бай кеше икән.

«Булат өчен куркам, Нәкыйнең шундый хәлдә булуының Булатка зыяны тимәсме?» — дип борчылган.

Кави Нәҗми Исәнбәтнең үтенүе буенча баланың документларына үзгәртүләр кертә. Эмигрант әтисе белән бәйләнешен өзәр өчен, полкта баланың исемен Булат Минуллович Гыйзәтуллинга әйләндерделәр (Булат Гыйзәтуллин — ТАССРның мәдәният министры).

«Булат үскәч, партиягә кергәндә дә Кави аңа рекомендация бирде, — дип искә төшерә Гөлсем ханым. — Кави кайчак юк кына нәрсәләргә паникага бирелә торган гадәтле, яки кайвакыт кешегә бик күп зарар эшли алса да (бәлки, бу аның төп сыйфаты да булмагандыр), үзе бик киң күңелле, юмарт һәм яхшылык та эшләргә ярата торган кеше. Эшләгән яхшылыгы өчен үзенең бик кәефе килеп рәхәт таба, гүя канатлары бар кебек терсәкләрен җилпеп, бераз пырхылдап ала иде. Мин гомерем буе кешеләргә яхшылык эшләргә яраттым. Шул миңа бер рәхәт, ләззәт бирә, ул көнне мин үземне җиңел, очып торган кебек хис итәм. Хәтта башка берәүнең берәүгә эшләгән яхшылыгы да миңа яктылык китерә. Шуңа күрә Кавинең дә болай шатлана алу хисен бик аңлыйм».

«Минтимер Шәрипович „без булдыра алмыйбыз“, диде» 

Сөйләшүебез ахырга якынлашканда Гүзәл-Фәридә апалар Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың архивын энәсеннән алып җебенә кадәр иләк аша үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.

— Диагностик эш булырга тиеш: кулъязмалар, нәшер ителгән документлар, каралама вариант кәгазьләрне карап чыгасы бар. Гарәп шрифтында язылган хатлар күп. Аннан соң архивны Милли музейга тапшырачакбыз.

Моннан тыш, дәү әти белән дәү әнигә һәйкәл куйдырырга телибез.

Без кайчандыр Минтимер Шәриповичның кабул итү бүлмәсенә барган идек. «Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовадан кала, һәйкәл куярлык данлыклы башка татар шәхесләре дә бар. Алай булгач, бөтенесенә куярга кирәк була», — диде ул. «Әйдәгез», — дидем мин. «Без булдыра алмыйбыз», — диде Минтимер Шәрипович.

Мергасов йортында да элмә такта юкка чыккан. Кая киткәнен белмибез. Татар халкы хәтеренә мөнәсәбәт бездә шундый гына… Балаларыбыз еракта — чит шәһәрләрдә тора. Архивны безнең балалар карап утырмас инде, ул аларга кирәкми, — дигән сүзләр белән түгәрәк өстәлдәге сөйләшү тәмамланды.

 


Галерея: Язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган кичәдән фоторепортаж
Галерея: Кави Нәҗминең оныклары белән түгәрәк өстәлдән фоторепортаж

Нәҗметдинов Габделкави Һибәтулла улы — 1901 елның 15 декабре, Сембер губернасы, Курмыш өязе Кызыл Атау авылында туа. 1933–1934 елларда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире. 1932 елда ТАССР Язучылары берлеген оештыру комитетында. Соңыннан берлек эшендә актив катнаша. 1934 елда Беренче Бөтенсоюз язучылар съездында чыгыш ясый, Берлек идарәсенә сайлана.

1934–1937 елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкли. 1937 елларда хәрби контрреволюцион фетнә әзерләүдә гаепләнә, репрессияләнә; 1939 елның декабрендә азат ителә, аклана. 1947–1957 елларда ТАССР Югары Совет депутаты. 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.

Әдһәмова Сәрвәр Сабир кызы — 1901 елның 5 апреле, Оренбург губернасы Троицк шәһәрендә туган. Томск (1920–1923), Казан (1929–1931) университетларында укый. Нахак репрессияләнә (1938); 1940 елда аклана.

Сәрвәр Әдһәмова иҗатында әдәби тәрҗемә эше зур урын алып тора. Аның тәрҗемәсендә Максим Горькийның 6 томлык «Сайланма әсәрләр»е (1947–1953), Александр Пушкинның «Мәрхүм Иван Петрович Белкин хикәяләре» (1936), Лев Толстойның «Алпавыт иртәсе» (1935) һ.б. әсәрләр татар укучысына барып ирешә. 1979 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100