Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вьетнамдагы татар егете: «Салкын чәй»не русча, Listen to your heart'ны татарча җырлый

Хәзерге вакытта Вьетнамда яшәүче Данил Шәймуллин «Салкын чәй»не русча җырлый, ә «Listen to your heart» һәм «Салют, Вера»ны татар телендә башкара. Аның бу шөгыле турында үзе белән сөйләштек.

news_top_970_100
Вьетнамдагы татар егете: «Салкын чәй»не русча, Listen to your heart'ны татарча җырлый
Данил Шәймуллинның шәхси архивыннан

Данил, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Сез кайсы яклардан?

Тумышым белән Архангельск шәһәреннән. Миңа 9 яшь булганда без Казанга күчендек. Әтиемнең ватаны монда. Казанга килгәндә татарча белми идем. Идел буе районының 18нче гимназиясендә тел нигезләренә өйрәндем. «Сәләт» лагеренда телне камилләштерә идем. Элек сүзлекне гел кесәмдә йөрттем. Башта Казан музыка көллиятендә, аннары Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. Миңа 27 яшь һәм хәзерге вакытта Вьетнамда яшим, монда инглиз теле укытучысы булып эшлим.

Җырларны тәрҗемә итү идеясе кайчан һәм ничек барлыкка килде?

Чит ил яки рус телендәге җырларны татарчага тәрҗемә итеп, үзгәртеп ясау сәләтем инде күптәннән бар. Үзем «Сәләт»тә кайнаган вакытта, еш кына чит илдәге популяр җырларны алып, сүзләрен мәгънәсе ягыннан үзгәртеп, татарча яздыра идем. Күптән түгел дустым Илсөяр Хисмәтова ул сәләтемне яңадан искә төшереп, татарча каверлар ясау идеясен тәкъдим итте.

Сезгә аларны тәрҗемә итүдә һәм җырларыгызны яздырып видео төшерүдә кемнәр булыша? Бер җырны тулысынча эшләп чыгу өчен күпме вакыт кирәк?

Беркем дә булышмый, барысын да үзем башкарам. Төрле вакыт була. Кайвакыт бер җырны эшләү өчен бер-ике көн кирәк. Кәефем булса, бер көндә дә эшләп чыга алам.

Беренче тәрҗемә иткән җырыгызны хәтерлисезме?

Хәтерлим, әлбәттә. Валерий Меладзеның «Салют Вера» җырын рус теленнән татарчага тәрҗемә иткән идем.

Җырларны нәрсәгә карап сайлыйсыз?

Башта җырларның популярлыгына карыйм. Әлбәттә, кавер ясалачак җыр минем үземә дә ошарга тиеш.

Данил, кайсы телләрдән җырлар тәрҗемә итәсез? Тәрҗемә итә алмаган җырларыгыз булдымы?

Мин инглиз, испан, француз, төрек, рус һәм татар теленнән тәрҗемә итәм. Араларында эшләп чыга алмаганнары да булды. Гел туры килерлек сүзләр табылмый шул.

Күпме җырларыгызны тыңладым, бәйләнерлек кытыршылыклар ишетмәдем. Тәрҗемәләр һәрвакыт туры киләме?

Тагын тыңлап карагыз әле. Аз булса да, бар алар, очрамаган гына. Һәр очракта да сүзен сүзгә тәрҗемә итеп булмый. Ничек кенә булмасын, ул күңелгә дә, колакка да ятышлы булырга тиеш. Башта үзем тыңлап карыйм. Үземә ошаса, башка кешеләргә дә ошарга тиеш.

Рус һәм татар телен генә чагыштырып карасак та, болар икесе ике төрле төзелештәге телләр. Татарчага тәрҗемә итүдә нинди нюанслар бар? Кыен моментлар буламы?

Күп еллар элек мин үземнең туганнарымны Кол Шәриф мәчетенә экскурсиягә алып барган идем. Шунда материалларны фото һәм видеога төшерү катгый тыела дигән җөмләне рус һәм инглиз телендә дә кабатладылар. Иң озыны татар телендә. Монда бер фикерне туплау өчен бик күп иҗекләр кирәк. Бу бер күзәтү генә иде. Әлегә ерып чыга алмаслык кыенлыклар белән очрашканым булмады, тел байлыгым җитә. Кайвакыт тәрҗемә үзеннән үзе ясала, уйлап та торасы юк.

Данил, бәлки, ишеткәнегез булгандыр. Берара татар теленең сайлыгы мәсьәләсе турында зур гына шау-шу булып алды. Күп телләрдән татарчага тәрҗемә итүче кеше буларак, бу турыда сезнең дә фикерегезне беләсе иде.

Ишеткәнем юк. Сайлыгы кайда? Кайсы өлкәдә?

Инстаграмыгыздан күренгәнчә, соңгы вакытларда татар җырларын русчага тәрҗемә иткәнсез: «Салкын чәй», «Син минем җанымның яртысы», «Кышкы романс». Ни өчен бу җырлар?

Бу җырлар миңа һәм барлык тыңлаучыларга бик яхшы таныш. Аларның бүген дә бик популяр булуы юкка гына түгел бит, бик әйбәт, матур җырлар.

Татар җырларына хас булган моңны рус җырларында биреп буламы? Ничек?

Мин әле моңның нәрсә икәненә төшенеп бетә алмыйм. Нәрсә соң ул: мелизматика, пентатоника яисә баян тавышымы? Бәлки, табигатькә, я туганнарга мәдхиядер, әллә сагыш хисеме? Минем өчен әле ул билгеле түгел…

Татар эстардасын күзәтеп барасызмы? Кемнәрне яратып тыңлыйсыз? Сезнеңчә, бүгенге эстрадага нәрсә җитми, әллә артыкмы?

Юк, күзәтеп бармыйм. Бүгенге эстрада белән таныш түгел мин, шуңа күрә җавап бирү кыенрак та. Телевидениедән күрсәтелә торган клипларның сыйфатын күтәрергә кирәктер, бәлки. Татар телен аңламый торган тыңлаучыларны да кызыксындырыр өчен. Үзем Илгиз Зәкиев, Руслан Сәйфетдинов һәм Айгөл Гардисламованы яратып тыңлыйм.

Данил, сез Вьетнамда яшисез. Тормышыгызның бу ягы турында да сөйләп китсәгез иде. Анда татарлар турында беләләрме?

Һәрбер илнең үз уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай якларына килгәндә, Вьетнамда һава торышы бик рәхәт. Мисал өчен, узган җомгада һава температурасы 38 градус иде. Гадәттә, җылылык 25 градустан да түбән төшми. Ризыклар да Россиянекенә бик охшаш. Кешеләр кая булса да барганда, мотобайкка атлана. Ул монда, икенче пар аяк киеме кебек, тәннең бер өлеше, дисәк тә була. Бер генә кимчелек бар: мин әлегә вьетнам телен белмим. Шуңа кайбер уй-фикерләремне кешеләргә аңлатып булмый. Ләкин сынатмыйм. Татар, инглиз телләрен өйрәндем, вьетнам телен дә өйрәнермен әле. Вьетнам халкы татарлар турында берни дә белми.

Берәр татар җырын инглиз теленә тәрҗемә итеп карыйсыгыз килмиме? Дусларыгыз иҗатыгызны ничек бәяли?

Татар җырларын инглиз теленә тәрҗемә итүемне сораганнары булды. Бу эшне башкарырга әле әзер түгелмен. Моның өчен инглиз телен бик үк камил белеп бермим кебек. Эшләсәң, килеп тә чыгар инде ул, тотынганым гына юк, куркыта әле бераз.

Каверларымны туганнарым, дусларым тыңлый. Чит илдәге дусларыма җырларны тыңлатканым юк. Аларга аның кызыгы да юктыр дип уйлыйм. Бу иҗат татарлар һәм кайбер руслар өчен генә кызыктыр дип беләм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100