news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кавер-төркем һәм шоулардан башка гына: әти-әниләр чыгарылыш кичәләренә акча экономияли

news_top
Кавер-төркем һәм шоулардан башка гына: әти-әниләр чыгарылыш кичәләренә акча экономияли
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре чыгарылыш кичәләре уздыру өчен бюджетны «кискән». Ивент-тармак белгечләре әйтүенчә, бәйрәмнәрне рестораннарда уздыру сирәгәйгән һәм программа эчтәлегендә дә экономиялиләр. Хәзер чыгарылышлар кавер-төркемнәрсез, иллюзионистларсыз һәм табигатьтә роликлар төшермичә генә уза. Республика укучылары чыгарылыш бәйрәмнәрен ничек уздырачак һәм бу ата-аналарга күпмегә төшәчәк – «Республика Татарстан» язмасында.

Фото: © «Татар-информ»

Ресторан урынына – глэмпингка

Быел 16,5 мең чамасы укучы 11 сыйныфны тәмамлый. Киләсе атнада алар аттестатлар ала, һәм чыгарылыш кичәләрен уздырып, олы тормышка аяк басачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«РТ» басмасына Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдиноа сөйләгәнчә, республикада чыгарылыш кичәләре дүшәмбе, 22 июньдә башланачак. Спикер сүзләренчә, быел ресторанда бәйрәм итәргә теләүчеләр шактый азрак.

«Хәзер күбрәк табигатьтәге локацияләрне сайлыйлар: шәһәр чите комплекслары, зур верандалы яки чатырлы глэмпинглар. Күп мәйданчыкларның үз кухнялары бар, үз менюлары булмаган урыннарга әти-әниләр кейтеринг чакыра. Аз гына мәктәпләр чыгарылыш кичәләрен ресторанда уздыра. Ресторан һәм шәһәр чите комплексларының бәясе аерылмый диярлек. Тик ресторанда алып баручы һәм программасыз булмый, ә аларның хезмәте шактый кыйммәтләнде. Шулай ук әти-әниләрне һәм балаларны шәһәр читендә табигый локацияләр, урманга, күлгә якын булу җәлеп итә», – дип сөйләде белгеч.

Узган ел белән чагыштырганда кафе-рестораннарда чек уртача 10 процентка арткан. Хәзер табын кору бер кешегә якынча 5 мең сумга төшә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бюджет кимегән

Казанда билгеле BRAVO ивент-агентлыгы хуҗасы, алып баручы Наилә Хәбибуллин сүзләренчә, быел чыгарылыш кичәләренә әти-әниләрнең бюджеты шактый кимегән.

«Әти-әниләр күп нәрсәдә экономияли. Әгәр узган ел «Соңгы кыңгыраудан» ролик, чыгарылышка уен ролигы төшерсәк, балалар белән карьерга яки башка берәр җиргә барып контент ясаган булсак, быел исә бу позицияләрдән баш тарталар. Әти-әниләр арт-программаны да бик нык кыса: артистлар, кавер-төркемнәр, узган елда әйбәт алынган ниндидер ут һәм интерактив шоулар чакырмый. Стандарт җыелма кала: фотограф, видеограф, алып баручы, диджей, вокал, фотозона», – дип санады Наилә Хәбибуллина.

Агентлыкта чыгарылыш кичәләре 27 июньнән башлана һәм июльнең беренче яртысында да дәвам итә – тәҗрибәле оештыручы акчаны янга калдырырга теләгән әти-әниләргә иң прайм көннәрне сайламаска киңәш итә. Июнь ахырыннан аермалы буларак, июль башында мәйданчык табу һәм күпкә отышлырак шартлар килешү күпкә җиңелрәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Чыгарылышларда артык акча эшләп булмый»

«Быел мин аңлы рәвештә мәктәпләр санын киметтем: узган елда җиде чыгарылыш кичәсе алган идек. Агентлыкның чыгарылыш кичәләренә әллә ни акча эшләмәвен һәм безнең бюджет булдыручы төп юнәлешләрнең корпоратив чаралар булуын исәпкә алсак, бу бик зур йөкләнеш. Дөресен әйткәндә, чыгарылышларда эшләүче кешеләр – үз эшләре белән янып-көеп йөрүчеләр, чөнки бу оештыручыга да, алып баручыга да икътисади яктан табышлы түгел. Эмоциональ яктан да бик авыр, чөнки чыгарылыш – әти-әниләр белән бик токсик мөнәсәбәтләр, бу социаль-икътисади яктан һәрвакыт төрле публика. Бер кеше яраткан һәм үзенә рөхсәт итә алганны – башкалар рөхсәт итә алмый. Бу – һәрвакыт баталияләр, бюджет өчен көрәш, ә оештыручы бөтенесен дуслаштырырга һәм алтын урталык табарга теләп ике ут арасында бәргәләнә», – дип сөйләде Наилә Хәбибуллина авырлыклар турында.

Быел Наилә Хәбибуллина нибары өч кенә чыгарылыш уздырачак.

Быел агентлыкта чыгарылыш уздыру ата-аналарга уртача 750 мең сумга төшәчәк, шуңа өстәп – зал арендасы һәм ашау-эчү. Оештыручы сүзләренчә, мәсәлән, яхшы фотографлар бер сәгатькә 8-9 мең сум, алып баручылар бер кичкә 80 меңнән 150 мең сумга кадәр ала.

«Мәктәп чыгарылышларын ел саен үзем алып барам. Бәйрәмнең эчтәлеге, идеясе, эмоциональ ягы булырга тиеш дим. Шуңа күрә чыгарылышка берничә ай кала барлык укучылар белән дә танышып чыгам, алар анкеталар тутыра, үзләре турында сөйли, без ролик төшерәбез, чатта аралашабыз, чыгарылышының бөтен нечкәлекләре турында фикерләшәбез. Ахырда, чыгарылыш кичәсендә мин барысын да исемләп, кемнең кем белән дус булуын, кемнең нинди хәлләргә тарыганын беләм. Мин планшетсыз алып барам, балалар һәм аларның мәктәп хәлләре – барысы да башта. Шуңа күрә мин мондый чараларны күпләп алмыйм: миңа бер мәктәптән икенчесенә күчәргә вакыт кирәк», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Наилә Хәбибуллина.

Фото: © «Татар-информ»

11 сыйныф укучылары сирәгрәк бәйрәм итә

Бәйрәм чаралары алып баручы һәм блогер Руфинә Гафурова сөйләгәнчә, аның чыгарылыш бәйрәмнәре 20 июньнән башлана һәм 29 июньгә кадәр дәвам итә. Ул барлыгы дүрт кичә уздырачак.

«Быел миндә башлыча 9 сыйныфлар. Шуңа игътибар иттем, 11 сыйныф укучылары күбрәк чыгарылыш кичәләрен уздырмауны сайлый. Чөнки күп мәктәпләрдә 11 сыйныфка укучылар аз кала, балалар 9 сыйныфтан соң китә һәм алар үз компанияләре белән бәйрәм үткәрә», – диде Руфинә Гафурова.

Аның сүзләренчә, хәзерге укучылар чыгарылышның классик форматына шактый битараф.

«Алар алып баручыларсыз һәм формальлекләрдән башка гына коттеджга барырга тели. Шулай ук хәзер балалар чыгарылышка артык киенми-бизәнми. Гадәттә, барысы да бик гади: малайлар футболка һәм полодан, кызлар шактый тыйнак күлмәкләрдән, комбенизоннардан. Безнең заманда, әле 10-15 ел элек кенә булган купшылык юк хәзер. Кафеда банкет күбрәк әти-әниләргә кирәк, алар балаларын коттеджга җибәрергә теләми», – дип елмая Руфинә.

Фото: © «Татар-информ»

«Диджей белән безне ашатмадылар»

Чыгарылыш укучыларының әти-әниләренең сакчылрак була баруына Руфинә дә игътибар иткән. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәп коллективы алып баручыга һәм диджейга 100 мең сум акча түли алмый, гадәттә бер кич өчен 50-55 мең сум – чик, әти-әниләр шуны гына тарта ала.

«Узган ел бер чыгарылышта диджей белән безне ашатмаганнар иде, без ризыкка үзебез заказ бирдек», – дип исенә ала алып баручы.

Кафе һәм шәһәр читендәге классик форматтан тыш, теплоходта чыгарылыш кичәсе уздыру да популярлаша бара.

«Бу сезонда бәйрәмнәрне теплоходларда уздыруга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары, өстәвенә без кунакларга судноларны тулысынча шәхси бурычлар өчен арендага алуны да, әзер пакет программаларын да тәкъдим итәбез. Мәктәп укучылары өчен бездә «Теплоходта чыгарылыш» дигән әзер программа бар, аңа кызыксыну бик зур. Балалар, укытучылар һәм ата-аналар актив рәвештә билет сатып алалар – 27 һәм 28 июньдәге төп бәйрәм рейсларына урыннарны яз көне үк тулысынча броньләделәр. Моның бәясе бер кешегә 2,7 мең», – дип сөйләде «Татарстан флоты» компаниясе матбугат сәркатибе Анна Нестерова.

Чыганак: «Республика Татарстан», Дарья Субботина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар