«Катып калды». «Ак Барс–шоу» алып баручы кыз туры эфирда 17 минут елмаеп тик утырган
«Мисс Татарстан-2020» Анна Семеновых утыра, башкалар сөйләшә.
«Мисс Татарстан-2020» Анна Семеновых «Ак Барс — шоу» тапшыруын туры эфирда алып барганда 17 минут дәвамында дәшмичә генә камерага карап утырган һәм елмаеп торган. Бу вакытта аның белән алып баручылар матч турында сөйләшкән. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.
«Ак Барс»ның инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә әлеге видео чыкты. «17 минутка катып калырга. «Ак Барс Шоу“да нинди генә хәлләр булмый», — дип язган «Ак Барс» матбугат хезмәте.
Сәхифәгә язылучылар моңа юмор белән караган. «Сммчылар шәп инде, әлбәттә. Тик без бу хәлне көлкегә калдырсак, бу мәсхәрә беркайчан да бетмәс», — ди алар.