Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан туңдырма ясау буенча гади рецепт тәкъдим итәбез.
Туңдырма өчен катык (ряженка, йогырт, сок), җиләк-җимеш, тәменчә шикәр комы кирәк.
Ингредиентларны болгатырга һәм формага салып берничә сәгатькә туңдыргычка куярга.
Аннары форманы берничә секундка җылы суга куеп алырга. Туңдырмаларны алып сыйланасы гына кала. Тәмле булсын!